Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыга кош гриппы якынлаша!

    Кышкы айларга кереп барабыз.  Инде кош гриппы авыруын йоктыру очраклары да булмаска тиеш кебек. Тик кызганычка каршы, соңгы вакытларда күрше районнарда гына кош гриппы таралу, күпләп юк ителгән кош-кортлар турында ишетәбез. Әлеге авыру Баулы районына якынлаша!

    Баулы районында зур кош фермалары булмаса да, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асраучылар байтак.

    Баулы районында барлыгы 50 меңгә якын кош-корт исәпләнә, – дип сөйләде “Баулы- информ” хәбәрчесенә Баулы районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов.– Районда әлеге авыру таралмасын өчен билгеле ветеринария таләпләрен үтәргә киңәш ителә. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә. Каз-үрдәкләр асраучы шәхси хуҗалыкларга аларны мөмкин кадәр тизрәк чалып эшкәртү мөһим.

    Илшат Гаязов сүзләренчә, кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, аларны дезинфекцияләп торырга кирәк. Кошларга сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына ашатырга, кошлар азыгын авыру йогу куркынычы булмаган урыннардан сатып алырга, киек кошлар һәм кимерүчеләр керми торган куркынычсыз урында саклау зарур. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

    Хуҗалыкта кош-кортларның күпләп авыруы яки үлеме күзәтелгән очракта, кичекмәстән Баулы ветеринария берләшмәсенә Вахитов урамы, 10 йорт адресына яки 5-77-38, 5-77-23 телефоны аша хәбәр итү сорала, – ди белгечләр.

    Бу хакта тулырак 25 ноябрь көнне Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

    Индира Сәйфуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: