Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда Үзбәкстан гражданнары алдан тавыш бирделәр

    24 октябрьдә Үзбәкстан президентын сайлау булачак. Хәзерге вакытта Россия территориясендә яшәүче Үзбәкстан гражданнары алдан тавыш бирә ала. Баулыда бу дәүләтнең 45 гражданы сайлау хокукына ия. Алар өчен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында алдан тавыш бирү участогы эшләде.

    Баулы районында үзбәк милләтеннән булган 45кә якын кеше исәпләнә. Алар шәһәрдә, Кырымсарай, Александровка, Татар Томбарлы, Исергәп авылларында яши. Район мәдәният йорты бүген аларның очрашу үзәгенә әверелде. Биредә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, милли музыка яңгырады.

    Тумышы белән Үзбәкстанның Наманган өлкәсеннән булган 32 яшьлек Абдурахмон Кузибаевның Баулыда яшәвенә өч ел. Ул бирегә эшләргә килгән. Киләчәктә гаиләсен дә алып килергә ниятли.

    – Безнең өчен сайлау – бәйрәм, – ди ул. – Безгә шундый мөмкинлек бирелгәне өчен, Татарстанга рәхмәт. Туган ягыбыздан еракта булсак та, президентыбыз өчен тавыш бирә алабыз.

    Сайлауларны Үзбәкстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Фариддин Насриев күзәтте.

      – Гражданнар үзләренең конституция хокукларыннан файдалана алсын өчен, 14 октябрьдән алдан тавыш бирү өчен күчмә комиссияләр эшли, – дип сөйләде ул. – Баулыда яшәүче безнең гражданнар актив тавыш бирә. Бу чараны уздырырга ярдәм иткән өчен, Баулы шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт.

    Сайлау кодексына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, чит илдә яшәүче Үзбәкстан гражданнарына тавыш бирү өчен бары паспорт булу да җитә.

    – Моңа кадәр, консуллык исәбендә торучылар гына тавыш бирә ала иде. Хәзер исә бар кеше дә сайлауда катнаша ала, – ди консул.

    Үзбәкстан президентын алдан сайлау өчен оештырылган участокка район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров та килде.

    – Үзбәкстан гражданнары алдан тавыш бирер өчен барлык шартлар булдырылды. Аларның яшәү һәм эшләү урыннарын ачыкладык, оешмалар һәм предприятиеләрдән гражданнарны сайлау участогына алып килүләрен сорадык, – дип сөйләде ул.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: