Реклама
Баулы район үзәк хастаханәсе территориясендә күчмә рентген компьютер томографиясе комплексы эшли башлады. Амбулатор компьютер томографиясен үткәрү проекты «БАРСМЕД»диагностика үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында старт алды.
Рентген мультиспираль компьютер томографиясенең күчмә комплексы ярымприцеп базасында эшли һәм 3 блокны үз эченә ала:
операторлар бүлеге
сканерлау урыны
пациентларны кабул итү бүлмәсе.
Заманча җиһазлы комплекс түбәндәге авыруларны диагностикалау мөмкинлеге бирә:
баш мие
борын
корсак куышлыгы
эчке органнар
үпкәләр
Онкологик авыруларны вакытында һәм төгәл диагностикалау пациентларның 95% ында тулы дәвалауга ирешергә мөмкинлек бирә!
Белгеч консультациясе кирәк.
Мобиль комплекс район үзәк хастаханәсе территориясендә, педиатрия бүлегенә керү янында урнашкан.
Эш графигы: Дүшәмбе-җомга 8 дән 14 сәгатькә кадәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз