Реклама
Һәр пәнҗешәмбе көнне районның ветераннар советы кул эшләре осталарын барлый. Бүген исә күрмәзәгә Кызылъяр, Исергәп, Новозареченск, Баулы шәһәре осталары килгән иде.
Исергәп авылыннан Рузилә Әбүзәрова күргәзмәгә, бәйләм эшләреннән кала, үз куллары белән ясаган муенсаларын да алып килгән. Рузилә ханым кул эшләренә кечкенәдән әнисеннән күреп өйрәнә.
– Кул эшләренә осталыгым, кызыксынуым әниемнән килә, – ди Рузилә Әбүзарова. – Әниебез бәйләм бәйләү, аш-су остасы иде. Әнием башкарган һәр эшне качып кына өйрәнә торган идем. Әле дә хәтеремдә: кечкенә чакта онны мич башына кертеп җылыта торган иделәр. Он или торган иләктән ничек итеп илиләр икән дип, мич башына менеп качып, әнинең эшенә карап өйрәнә идем. Әниемнең шундый осталыгы каныма сеңгәндер. Үзем гомерем буе мәктәптә эшләгән кеше буларак, музыка дәресләре белән бергә технология дәресен дә алып барырга туры килде. Менә шунда балаларны тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәтергә тырыштым. Лаеклы ялга чыгып, авылыбызның “Ак калфак” җирле бүлекчәсен дә җитәкләгәч, бергәләшеп эшли башладык. Мендәрләр ясарга, читекләр бәйләргә, бисер белән эшләргә өйрәндек.
Алмаз белән чигү ысулына да бик кызыксынып өйрәнгән.
– Кызыксыну кешегә дәрт бирә, кешенең эчке кичерешләрен, борчуларын алып ташлый, – ди Рузилә ханым.
Төрледән-төрле, күзнең явын алып торган, оста хуҗабикәләрнең бар күңел җылысы, күз нурлары салынган эшләнмәләр бүген күргәзмәдә аеруча күп иде.
Күргәзмәдә йомшак җепләр белән бәйләнгән өс киемнәре, төрле ысул белән чигелгән, ясалган алъяпкычлар, калфаклар, картиналар һәм башка бик күп иҗат җимешләре урын алган.
Баулы шәһәреннән дә кул осталары бар иде. Алар да үз куллары белән ясаган эшләнмәләр белән бүлештеләр.
Ветераннар советында уздырылган күргәзмәләр районда, соңрак республика күләмендә узачак бәйгегә талантлы осталар белән танышу максатыннан уздырыла. Район күргәзмәсе 25 март көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында утәчәк.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз