Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы редакциясендә яңа китап сатыла

    Яңа табадан гына төшкән, буяу исе аңкып торган татарча китап укырга яраткан кешеләр “Баулы-информ”га мөрәҗәгать итә ала. Редакциягә яңа китап кайтты.

    “Казан утлары” китапханәсе сериясеннән 12 нче китап дөнья күрде. Ул  – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” китабы.

    “Элеккечә түгел без генә” әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана. Ул, туган иленнән читкә китеп тә, гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган.

    Әсәрдән бер өзек:

    “...Кыз бала өчен әнинең иң кирәк вакытында, ятим калды Гайшә. Алай дисәң, әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән?.. Җидене бетергән иде ул елны. Әнисе Фатыйма, озак ятмыйча гына, бер атна эчендә китеп барды. Гайшә өч кызның иң кечесе. Ике апасы инде тормышка чыккан, үз гаиләләре, балалары бар. Ә Гайшәгә кадәр туган икесе, бала вакытта ук, Ходай хозурына күчкәннәр. Шуңа Гайшәне, әти-әнисе, иркәләп кенә үстерделәр. Гайшә дә әнисен яратып туймый иде. Әнисе авырып киткәч тә яныннан китмәде ул. Апалары чиратлап килеп торсалар да, Гайшә төнлә, әнисе ята торган агач карават кырына чүмәшеп, башын әнисенең аяк очына куеп арып йоклап китә. Шулай торса әнисе терелер, авыру кире чигенер кебек иде Гайшәгә...”

    Реклама

    Китапны алырга теләүчеләр, редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.

    Реклама

    16+           

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: