Арлар бистәсе
Потап-Томбарлы авыл җирлегенә керүче Воткин бистәсендә өч гаилә яши.
Бистәнең бердәнбер урамына керүгә үк бер йортның капка төбендә ир-ат утыруын күрдем. Янәшәсендә казлар каңгылдап йөри. Каршыбызга йорт хуҗабикәсе - Зинаида Ивановна чыкты. Минем редакциядән икәнлегемне ишетүгә: "Юк, газетага язылмаячакмын", - дип кырт кисте. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатып бирдем. Воткинда халык ничек яшәве белән кызыксынуым турында әйттем. Нигә газетага язылырга теләмәвен сорадым. Ул газетага язылган булган икән, ләкин аңа бер генә санны да китермәгәннәр. Зинаида Ивановнаның ире - инвалид, бөтенләй диярлек ишетми.
Тихая урамында барлыгы 12 йорт, ләкин анда даими рәвештә өч кенә гаилә яши. Шуларның берсе - Веденеевлар. Мин аңа кабат үз соравымны бирдем: "Уттан һәм телефоннан башка бернәрсә дә булмаган, ә телеканаллардан бары тик "Россия-1" генә күрсәтә торган авылда өлкән яшьтәге кешеләр ничек гомер итә?"
- Менә шулай яшибез инде. Бервакыт ике инвалид - ирем һәм күршебез кое казыганнар иде, башта су бәреп чыкты, аннан соң югалды. Балалар бакчада колонка куйдылар (скважина борауладылар). Мунча бар. Медичканың безгә бер тапкыр да килгәне булмады. Юллар юк. Ашыгыч ярдәм чакыртып булмый, кышын бигрәк тә. Раисаның (Веденеевларның күрше-се) өянәге башланса, ул бөтен инстанцияләргә шалтырата. Килеп чистарталар. Узган кыш бары тик бер генә тапкыр чистарттылар, шуңа кар "тозагында" утырдык. Дөрес, сайлаулар вакытында чистарталар, өйгә килеп тавыш бирдерәләр.
Веденеевларның өч уллары бар. Алар әти-әниләрен ташламыйлар. Баулыда яшәүче уллары җәен көн саен диярлек кайтып тора. Моннан 14 ел элек бирегә күчеп килгәч, алар бервакыт авылда бер ялгызыбыз диярлек калырбыз дип уйламаганнар, әлбәттә. Казахстанда тормыш итү җиңел булмаган. Зинаида Ивановна үзе Краснодар краеннан, ә ире - Галкиннан. Воткинда алар йорт сатып алганнар.
Пенсияләре кечкенә. Тавыклар һәм казлар асрыйлар, бәрәңге һәм яшелчә утырталар.
- Әгәр дә экономияләсәң, ашарга җитә, - дип сөйли Зинаида Ивановна. - Кышын хәлләр тагын да авыррак. Бер арба утын гына да биш мең сум тора бит. Кышын ипине үзем пешерәм. Даруларга да акча күп китә. Без соцпакеттан баш тарттык. Иремә эссенциале ярдәм итә, ләкин аңа арзанлы дарулар бирәләр. Болай, ичмасам, мин аңа бер тартма сатып алам, ә аңа аена өч-дүрт тартма кирәк. Калганын пенсия акчасына сатып алабыз.
Нигә авылдан китмиләр? Зинаида Ивановна, барыр җир юк, күнегелгән дә инде, ди.
Веденеевлардан ерак түгел генә тагын бер пенсионерлар гаиләсе яши. Минем соравыма алар сорау белән җавап кайтардылар: "Ә шәһәрдә нәрсә бар? Анда әллә пенсиягә яшәп буламы?" Алар җирлек башлыгы һәрнәрсәдән хәбәрдар, проблемалар килеп чыга калса, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, диләр.
Мине озатып баручы Алексей Пронин бистәнең исеме "вотяклар" сүзеннән килеп чыгуы турында сөйләде. Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә ул удмуртларның борынгы атамасы буларак аңлатыла. Алексей Михайлович бистәнең бу урыннарга Потап-Томбарлыдан удмуртлар күченеп килгәч, 1930 елларда барлыкка килүе турында сөйләде.
В.Даль сүзлегендә "бистә" сүзе авылдан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан биләнгән урын буларак аңлатыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.31900
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.31800
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.29800
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.29800
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.51600
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!51700
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле46000
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.36000
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.37000
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.35100
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.34200
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.36200
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
13 август 2022 - 08:00Район газетасына язылырга әле дә соң түгелХөрмәтле укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына язылырга оныткан булсагыз, абунәне хәзер рәсмиләштерә аласыз.34200
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.69900
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.65100
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.60800
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.60001
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.58300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика