Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йөзәбез

    Быел да Баулы районында кар сулары елга ярларына сыеша алмады. Иң беренче булып Шалты авылындагы Тукай һәм Чкалов урамнары һәм Исергәптәге Казан урамының бер өлеше гөрләп ташу агучы елгага әверелде.

    Дүшәмбе көнне иртән без килгәндә Шалтыда су 25 сантиметрга кимегән иде.

    - И, кичә күргән булсагыз суның ничек акканын, хәзер елганың ярсуы бераз тына төште инде, - дип каршылады безне авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Зәрия Каюмова. Аннары безнең сорауга җавап итеп түбәндәгеләрне сөйләде: - Су басу зонасында 82 йорт. Алар барысы да су эчендә. Ул йортларда барлыгы 180 кеше теркәлгән, шулардан 146 кеше үз өйләрендә даими яшәүчеләр. Ялгыз яшәүче өлкәннәрне балалары, туганнары су күтәрелә башлау белән алып киттеләр, утларын, газларын сүндереп. Калган кешеләр эвакуациядән баш тартты, өйләрен ташлап чыгып китәселәре килми. Андыйлар, эвакуациядән баш тартабыз, дип, расписка яздылар. Бүгеннән мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче балалар каникулда.

    Кандыз елгасы аша салынган күпер янында МЧС хезмәткәрләре һәм ЛПДС ярдәмгә җибәргән тягач тәүлек әйләнәсе кизү тора. Көрттә һәм сазда йөри торган ул тягач белән бергә аны йөртүче Барый Шакиров та берничә көнгә Шалтыга күченгән. Ул шунда йоклый, коткаручыга рәхмәтле авыл кешеләре аны шунда гына ашата.

    - Миңа моңарчы мондый миссияне үтәргә туры килгәне юк иде әле. Су эчендә калган кешеләр бик кызганыч. Аларның хәләл көчләрен куеп төзегән йорт, каралты - куралары да зур зыян күрә. Әнә, күрәсезме, теге гаражны, ул җимерелеп тә төшәр инде, - ди Барый абый, табигый таштан төзелгән корылманы күрсәтеп.

    Чкалов һәм Тукай урамнарына бары тик ул идарә иткән транспортта гына кереп була иде ул көнне. Эшкә барасы кешеләр кичтән үк су эчендәге өйләреннән ничәдә алып чыгарга кирәклеген Барый абыйга әйтеп куйганнар, ул аларны җыеп, рейс автобусына чыгарган. Якшәмбе көнне ул су кергән өйләрендә яшәр хәлләре калмаган Гүзәл һәм Илшат Хәләповларны өч балалары белән сеңелләренә, ә пенсионерлар Газизә һәм Фәтхелислам Насыйбуллиннарны югары урамдагы кодаларына күчергән. Барый абый машинасына утырып без дә җирле "Венеция" буйлап йөреп чыктык.

    Чкалов урамы башында яшәүче ишетү һәм сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм Зәфнүнә апа Шагалиева, балыкчы итеге киеп, капка төбенә су белән агып килгән чүпләрне җыеп йөри иде. Сарай түбәсенә менгереп бәйләнгән эте, арлы-бирле йөренә дә, курку баскан күзләрен хуҗабикәсенә төби. Әйтерсең лә: "Сез, кешеләр, үзегезне кодрәтле итеп хис итсәгез дә, табигать сынаулары алдында сез дә безнең кебек мәхлук җан ияләренә әвереләсез", - дип әйтергә тели.

    Таралып баручы куе томан эченнән таякка таянган кеше шәүләсе күзгә чалынды - вакытлыча үз өеннән баҗаларына күченгән Зөфәр Шәйхетдинов йорты нинди хәлдә булуны карарга баруы икән.

    Урам буйлап баруыбызны дәвам итәбез. Авыл кешеләре безгә тәрәзәдән карап кала, кемдер кул болгап сәлам бирә. Бер йорт тәрәзәсеннән хәтта бозау да карап калды, хуҗалары, жәлләп, аны өйгә үк керткәннәр. Барган саен су тирәнрәк, дулкыннар зуррак.

    - Кандыз елгасы Ыкка коя торган җиргә якынайган саен куркынычрак, - дип аңлатып бара Зәрия Каюмова.

    Тукай урамында кешеләр күбрәк иде. Барысы да балыкчы итекләреннән. Шәүкәт Әхбәров, Гали Хәләпов, Габделхәмит Кашапов су чигенгәч авыл уртасында хасил булган утраучыкка басканнар да хәл-әхвәл сорашалар. Күршеләрнең һәрберсе, үз йортларын караудан тыш, вакытлыча шәһәргә күченгән тирә-күрше әбиләрнең өйләренә дә күз-колак булып тора. Ул йортларның берсендә, су кергәч, автоматик рәвештә газ сүнгән. Күршеләр чакыруы буенча газовик Айдар Вәлиев килеп, җылыту казанын яңадан эшләтеп җибәрде.

    Урамда без игезәк балалары Данис белән Диләрәне күтәргән ирле-хатынлы Рәдилә һәм Ринат Хәләповлары очраттык.

    - Балаларны тәрәзә төбеннән төшереп булмый, су карыйбыз, диләр. Менә шулай күтәреп үзләрен ташу күрсәтергә һәм саф һава сулатырга алып чыктык, - диделәр алар үзләренең шулай урамда йөрүләрен аңлатып.

    - Безгә су идәннән күтәрелерлек булып кермәде, ә менә күрше Шәмсия апаның өендә тездән су. Аны балалары алып китте. Үткән төндә күзгә йокы кермәде диярлек инде, иптәшем эштә иде, балалар белән үземә генә куркыныч булды. Әле дә ярый телефон бар, - ди Рәдилә.

    Дүрт балалы Кашаповлар гаиләсе яшәгән йорт үзенә бер утрау булып су эчендә калган, анда хәтта тягач та керә алмый икән. Йорт хуҗасы үзе, гаиләсенең иминлеген тәэмин итү өчен, алдан ук хәстәрен күргән - көймә сатып алган.

    Авылны ташудан саклау максатыннан төзелгән саклау дамбасын да өстеннән аккан су шактый "ашаган". Тукай урамын башындагы беренче йортта яшәүче Садриевлар йорты тирәсен шул дамба өстеннән агып чыккан су баскан. Гаилә башлыгы Венер балалары белән бергә су юлына киртә ясау өчен таш-ком тутырып өйгән капчыклар да ургылып аккан суны бора алмаган. Лениза Садриева безгә узган елгы ташудан соң бакчалары таш белән тулуы турында сөйләде. Быел да шул ук хәл.

    Шалтының ике урамын йөреп чыкканчы бәлагә тарыган кешеләр белән күп аралаштык. Алардан төрле фикерләрне ишеттек. Авыл кешеләре бер тавыштан ташуның элекке елларда бу кадәр рәхимсез булмавы турында сөйли, соңгы биш елда табигать белән әллә ни булды диләр.

    - Елга буйларын агач басты, чүп күбәйде. Әнә, агым су белән күпме пластик шешә агып килә. Шулар барысы бергә суны тоткарлыйлар. Кандызда соңгы елларда кондызлар да күбәйде, шул да сәбәпчедер, - дип үзенчә аңлатма бирергә тырышты газовик Айдар Вәлиев.

    Исергәптә дә ярларыннан ташып чыккан Томбарлы елгасы 17 йортны су эчендә калдырган. Мәкалә язылган вакытта районның башка авылларында хәл имин иде әле.

    Фотосурәтләрне монда http://www.bavly-tat.ru/ru/gallery/category/50--2013 карый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: