Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Юллар озын булса, булсын…

    Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильче көне билгеләп үтелә.

    Бүгенге тормышны автотранспорт чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Ә безнең мәкаләбез геройлары автомобиль йөртүне һөнәр итеп сайлаган.

    Машина йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесенә юл алдык. Безне сафка тезеп куелган техника каршы алды. Һәр “тимер ат” янында эшчеләр кайнаша. Менә кайда ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшли торган шофёрлар! Күренеп тора, биредә техника һәрвакыт эшкә әзер. Шул арада үзенең КамАЗында җилдереп, көләч йөзле мәкаләбез герое да кайтып төште.

    Рәис Кәримовка 67 яшь, аның 40 елдан артык машина йөртү стажы бар. Бүгенге көндә ул шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесендә машина йөртүче булып хезмәт куя, биредә эшләвенә дә ун елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Тумышы белән Рәис абый Ютазы районыннан, Урал дигән авылдан.

    – Машина йөртүче булырмын дип уйламаган идем дә, – ди Рәис абый. –Колхоздан китәргә дә җыенмадым. Башта һөнәр училищесында укып чыгып, 11 ел колхозда тракторчы булып эшләдем. Барысын бергә чутласаң, 52 ел хезмәт стажым бар. Тик шулай да язмыш җилләре мине Баулыга алып килде. Минем тормыш иптәшем дә шушыннан бит. Колхоз да бетә башлагач, бу якларга килергә туры килде.

    Чехословакиядә армия хезмәтен үткәндә, Рәис абыйга машина йөртергә туры килә. Оста егетне биредә механик-водитель итеп билгелиләр. Рәис Кәримов 1979 елда, Баулыда укып, һөнәри категориясен күтәрә. Шул еллардан бирле куллары машина рулендә аның.

    – Без яшь чакта шофер – абруйлы һөнәр иде, – ди әңгәмәдәшем. – Хәзер генә алай түгел ул.

    Рәис абый сүзләренчә, ул үз эшен яратып башкара. Үз эшенең остасы буларак, яшьләргә дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора икән.

    Техникаң булгач, аны төзәтеп, һәрвакыт карап торырга да кирәк, шулай булганда гына ул үз эшен яхшы башкарыр.

    – Рейстан кайткач та машинаны карап чыгам, – ди Рәис абый. – Җитешсезлекләре булса, тизрәк эшләп куям. Ремонтта яткан чаклар да була. Хәзер машина паркы яңарды, техника яңа, бар нәрсәдә электроника. Яңа машинада йөрү үзе бер күңелле, җайлы. Иске машиналарның гына ватыла торган гадәте бар иде, ә хәзер алай түгел.

    Рәис абыйның бар эшкә дә кулы килә. Нинди төр техниканы иярләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара ул.

    Шофёр булгач ерак юлларга, командировкаларга да китәргә туры килгән Рәис абыйга.

    – Сельхозхимия предприятиесендә 20 елдан артык эшләп чыктым, анда командировкаларга еш йөрергә туры килде, өйгә кайтып кереп тә булмый иде. Казан, Чаллы, Самара, Уфа, Стәрлетамак, Чабаксар һәм башка бик күп җирләрдә булдым, – ди әңгәмәдәшебез.

    Аның хезмәттәше Хәбир Мөгалимов без килгәндә грейдеры янында булыша иде. Аның, читтән караганда куркыныч зур булып тоелучы, агрегатының бераз гына көе китеп тора иде.

    Хәбир Мөгалимов машина йөртүче булырга бала чагыннан хыялланган.

    – Грейдерда йөрермен дип уйламадым, ә машина йөртүче булырмын дигән идем. 2014 елдан бирле грейдерны “иярлим”, аллага шөкер, – ди ул.

    Хәбир Мөгалимов шофер булып 2002 елдан бирле эшли. Башта Васькино-Туйралыда фермада тракторда эшли.

    – Язын грейдерда юллар тигезлибез, кышын кар эттерәбез, – ди Хәбир Мөгалимов.

    Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, грейдерда җәй көне эшләүнең бер авырлыгы да юк, ә менә кышын авырлыклар килеп чыккалый.

    – Кышкы бураннарда иртәнге сәгать өчтән чыгып китәбез, – ди ул. – Эшеңне яратып, күңел биреп эшләргә кирәк аны, шунда гына нәтиҗәсе яхшы була. Техника сынатмый, бер дә ватылып юлда калган булмады.

    Карлар төшеп торган көзнең бер көнендә машина йөртүчеләр яныннан саубуллашып кайтып киттек. Машина паркы гөр килеп калды, бер трактордагы магнитофоннан дәртле җыр тирә-якка яңгырый иде.

    Хәвеф-хәтәрсез, имин юллар гына насыйп булсын әлеге җаваплы да, мактаулы да һөнәр ияләренә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: