Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яз үз хокукларына керде

    Атналык киңәшмәдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чәчү кампаниясенә әзерлек һәм язгы ташуга каршы чаралар барышы турындагы докладларны тыңлады.

    - Быел кар аз булмады. Кинәт җылытып җибәрсә, проблемалар тууы бар. Шуңа күрә без буаларның хәленә, елга үзәннәрен һәм су үткәргеч торбаларны чистартуга игътибар бирергә тиешбез, - диде Рамил Гатиятуллин.

    Ул шулай ук быелгы кышта температура минустан плюска 78 тапкыр сикерүен, моның узган сезонга караганда дүрт тапкыр күбрәк булуын әйтте. Бу, мөгаен, юллар торышында чагылыр.

    - Су асфальтта җыелмасын өчен, юл читләрен хәзер үк чистартырга кирәк. Ә авыл җирлекләре башлыкларына җирле әһәмияттәге юлларда йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында уйлау зарур, - дип өстәде район башлыгы.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев мәгълүматлары буенча, техника чәчүгә тулысынча әзер. Әмма уҗым культураларының яртысы һәлак булган, һәм дүрт мең гектарга якын мәйданга кабат чәчәргә туры киләчәк.

    Бу юлы социаль имин булмаган хәлдәге гаиләләр белән профилактик эш турында Салих һәм Татар Кандызы авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Рамил Гатиятуллин җирлек башкарма комитетларына мондый гаиләләргә сирәк-мирәк кенә түгел, ә ай саен барырга киңәш итте. Йортларында, мичләрнең яки электр үткәргечләренең төзексезлеге аркасында, янгын чыгу куркынычы барлыгын теркәп кенә калмыйча, проблеманы хәл итү чараларын да планлаштырырга кирәклеген ассызыклады.

    Район башлыгы "Водоканал" директорыннан су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр сәбәбе белән кызыксынды. Алар су үткәргеч линияләрдә басымны көйләүче җайланмалар урнаштыру белән бәйле булып чыкты. Әлеге эшне март ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бу суның техник югалуын киметер дип көтелә. Шулай ук "Водоканал" директоры Гамил Ибраһимов шәхси секторда хәзер су счётчиклары хуҗалыклар эчендә түгел, ә коеларга куелачагын да хәбәр итте. Әлеге чара суны урлау белән нәтиҗәлерәк көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта якын арада Баулы телевидениесе һәм "Хезмәткә дан" газетасы тулырак мәгълүмат бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: