Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яулык бәйләү үзе бер сәнгать

    Баулының “Өмет” мәчетендә мөселман хатын-кызлары өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты.

    Мәчеттә оештырылган чара районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның вәгазе белән башланып китте. Ул хатын-кызларның күркәмлеге, тормыштагы алыштыргысыз роле, әниләрнең бөеклеге турында сөйләде. Туган телебез – татар телен, халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга, оныкларга җиткерү, өйрәтеп калдыру да хатын- кызның изге вазыйфасы, бурычы дип атады.

    Чараны Алсу абыстай Зыязова коръән аятьләре укып дәвам итте. Ул да хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, эчке һәм тышкы матурлыгы, киемнәрнең нинди төсле булырга тиешлеге турында мисаллар китереп сөйләде.

    – Без нинди төсле кием сайлап кияргә тиеш соң дигәндә, нинди төс тә ярый. Шулай да ак төс хәерле санала, – дип аңлатты ул. – Шулай ук яшел төсне дә безнең күбебез хуп күрә. Яшел төс – ул җәннәт төсе. Бик ачык төсләрне, ялтырап торган киемнәрне сайламаска кирәк.

    Алсу абыстай вәгазьләрен Кәримә абыстай чыгышы тулыландырды.

    Яулык, калфак, татар хатын-кызының күркәмлеге турында чарага килүчеләр шигырьләр дә сөйләделәр.

    – Бүгенге чара бик файдалы һәм матур булды. Мин үземә кирәкле бик күп мәгълүмат алдым, – дип фикерләре белән уртаклашты Әнисә Биктимерова.

    – Хатын-кызның яшәеш тоткасы икәнен күпме генә кабатлап торсак та, артык түгел, – диде Фикыя Садыйкова. – Вәгазьләрне тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Күпме күбрәк тыңлыйбыз, шулкадәр гыйлем дә алабыз. Үзебез өйрәнгәннәрне балалар, оныкларга җиткереп калырга ашыгырга кирәк. Бүгенге чара бик кирәкле булды дип исәплим. Алга таба да шундый мастер-класслар үткәрергә кирәк.

    Чара азагында яулык бәйләү буенча мастер- класс үткәрелде. Альбина Хәмитова төрле яулык, шарфларны матур итеп чөеп куярга, бәйләргә өйрәтте.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: