Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Уҗым культураларына бәя бирделәр

    Районыбыз кырларында эшләр төгәлләнде. Кара, сөрелгән кырлар арасында уҗым культуралары, ямь-яшел булып, аерылып тора. Баулы районында сигез мең гектардан артыграк мәйданга көзге арыш, бодай һәм тритикале чәчелгән.

    Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин “Баулы-информ”га сөйләгәнчә, соңгы биш елда көзге бодай һәм тритикале мәйданы арттырыла, хәзерге вакытта көзге бодай биш мең гектардан артык мәйданны били, тритикале 500 гектарга якын мәйданга чәчелгән.

    Хуҗалык җитәкчесе, авыл хуҗалыгында 1964 елдан бирле хезмәт куючы Һашим Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүгенге көндә кыр эшләре төгәлләнгән. Хәзерге вакытта механизаторлар орлык һәм техниканы әзерләү белән мәшгуль, шушы көннәрдә барлык агрегатларны техник хезмәт күрсәтүгә алып барырга җыеналар.

    Һашим Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, көзге культураларны чәчәр алдыннан, туфракны яхшылап әзерләү мөһим.

    Ел да хуҗалыкта көзге бодайны 25 августка кадәр чәчеп бетерәләр. Җитәкче сүзләренчә, бу иң оптималь вакыт.

    Хуҗалыкта туфракка ашлама кертүгә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, көзге культураларны чәчәр алдыннан, бер гектар җиргә берәр центнер исәбеннән катлаулы ашлама кертелгән. Һашим Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, катлаулы ашламалар үсемлекләрнең яхшы кышлавына йогынты ясый.

    Аның сүзләренә караганда, мондый технология нәтиҗәсендә, хуҗалык ел да мул уңыш ала. Мәсәлән, быел уңыш гектарыннан 43 центнер тәшкил иткән.

    Һашим Мөхәммәтшин әйтүенчә, аның кырлары һәрчак күз алдында, алар – районның йөзе, шуңа күрә ул туфрак эшкәртүгә зур игътибар бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: