Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Урыстамакта Пилмән бәйрәме булачак

    Якшәмбе, 16 февраль көнне, Покров-Урыстамак авылында Бөтендөнья пилмән көненә багышланган “Баулы пилмәне” бәйрәме үткәрелә.

    Җыр-биюләрдән тыш, бу көнне авыл мәдәният йортында кул осталарның эшләре күргәзмәсе дә эшләячәк. Шунда ук оста хуҗабикәләр удмурт пилмәннәре әзерләү серләрен ачачак. Тәмле кайнар пилмәннәрдән авыз итәргә дә мөмкин булачак.

    Фото:  http://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: