Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Уба авылының “йөзе” булырмы?

    Авыл җирлекләрендә еллык нәтиҗә ясау җыеннары дәвам итә. Кызылъяр авыл җирлегенә керүче Уба авылында да халык җыены булды. Анда безнең хәбәрчебез булып, халык күтәргән проблемалы хәлләрне ишетеп кайтты.

    Уба авылы клубында җыелыш башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин Иске Чүте һәм Уба авылларының күпләп мөгезле эре терлек асраучы  шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булды. Хуҗалар белән аралашып, малларны кышлатуда нинди кыенлыклар булуын сорашты, районда эшләп килүче дәүләт программаларын куллануның отышлы якларын аңлатты. Мәсәлән, Лилия һәм Рамил Гыйззәтуллиннар 2016 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасы буенча төзелеш блоклары һәм акчалата ярдәм алганнар. Бүгенге көндә аларның 16 баш эре мөгезле терлекләре, шул исәптән сигез савым сыерлары бар. Ринат Хәмидуллин Миңнеәхмәтовлар, Латыповлар, Бикчуриннар хуҗалыкларында да булды.

    Уба авылында узган җыелыш үзенчәлекле мизгелләр белән башланды. Чөнки бу көнне җыенга Бөек Ватан сугышы ветераны Фәразетдин Камалетдинов та килгән иде. Аны авылдашлары кул чабып каршы алдылар.       Авыл җыены һәрвакыттагыча авыл җирлеге башлыгы чыгышы белән башланды. Эльвира Сафина узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты, быелга планнар белән таныштырды, статистик мәгълүматлар хакында әйтеп үтте. Кызылъяр авыл җирлегенә Кызыльяр, Уба, Иске Чүте, Якты Елга авыллары керә. Барлыгы 918 хуҗалык бар. Авылларда 1847 кеше яши. Узган 2018 елда 13 бала туган, ун кешенең үлеме хакында акт теркәлгән.

    Соңгы елларда авыл җирлекләрендә референдумнар уздырып,  үзара салым җыю нәтиҗәсендә байтак кына эшләр башкарыла. Узган елда үзара салым программасы буенча Иске Чүте һәм Уба авылларында халыктан барлыгы илле мең сум акча җыелган.18 мең сумы –  Иске Чүте авылы зиратын төзекләндерүгә, 10 мең сумы –  Убада юлларны чистартуга һәм суүткәргеч торбаларны чистартуга һәм бер мең сумы Иске Чүтедә юлларны кардан арныдыруга тотылган. Яктырту фонарьларын ремонтлау һәм яңаларын сатып алу өчен ике авылга тугыз мең акча сарыф ителгән. Су линияләренә техник хезмәт күрсәтүгә ун мең сум акча киткән.

    Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, авылларның хәл-торышы күп вакыт шунда яшәүчеләрнең үзләреннән тора. Мәсәлән, авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле рәвештә тавышланып йөрүчеләр, түләүдән баш тартучылар бар. Шундыйлар арасында бүгенге көндә Иске Чүте авылында 12 шәхси хуҗалыкның – 62 мең сум һәм Убада 38 шәхси хуҗалыгының 140 мең сум әҗәте җыелган. Узган 2018 елда көнкүреш калдыкларын тиешсез урынга ташлаган ике кеше комиссия тарафыннан административ  җаваплылыкка тартылган һәм өч мең сум штраф салынган.

    • Уба авылында көнкүреш калдыклары җыюга түләү нибары 43 процент кына тәшкил итә, бу бик аз, – диде “Мехуборка”оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Әсадуллин.

    Шулай ук җыен барышында авыл җирлегенең участок вәкаләтлесе, районның пенсия бүлеге вәкиле чыгышлары тыңланды.

    Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов чыгышында маллар арасында килеп чыккан йогышлы һәм куркыныч авырулар хакында сөйләде.

    Барлык чыгышлар тәмамланганнан соң, Ринат Хәмидуллин шәһәр һәм районда ел дәвамында башкарылган эшләр хакында халыкка кыскача  мәгълүмат бирде, быелга бурычлар хакында сөйләде.

    Аннары Уба авылы халкы үзләрен борчыган сорауларны бирде. Мәсәлән, авыл халкын үзәк юл буенда автобус тукталышы, тиешле юл билгеләре булмавы борчый.

    • Безнең Уба авылың “йөз”е булмаган кебек тоела, авылга кергәндә, хәтта исеме язылган тактасы да юк, – диде Уба халкы үзенең үпкәсен белдереп.– Ул гына да түгел, ни өчен үзәк юл буена тукталыш ясарга ярамый, тиешле юл билгеләре, җәяүле кичүе дә юк! Октябрьский шәһәренә мәктәпкә йөреп укучы балалар гомерен куркыныч астына куябыз. Тукталыш булмагач, автобусларга да туктарга рөхсәт итмиләр. Алар өчен махсус автобус оештырып булмыймы?

    Уба авылы халкы соравына район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров җавап бирде.

    • Әлеге юл – республика карамагында. Шунлыктан без генә хәл итә торган мәсьәлә түгел. Тиешле урыннарга хат юлланган, җавап алынган. Һава торышы уңайланса, эш башлаячаклар. Язга кадәр түзәргә кирәк. Әлегә без үз чиратыбызда тукталыш мәсьәләсендә Октябрьский шәһәренең автотранспорт оешмаларына мөрәҗәгать белән дә чыктык. Тик җавап бер булды. Тукталыш юк, туктарга ярамый. Балаларга автобус оештыру мөмкинлеге бар, әгәр дә алар күрше Кызылъяр мәктәбенә күчеп укысалар, сезнең белән бу хакта сөйләшү булган иде.

     Язгы һәм җәйге сезонга бакчаларга килә торган су линиясенә су кудыру өчен 147 мең сум әҗәт булу сәбәпле, язгылыкка ничек буласы билгеле түгел.  Кайбер урамнарда яктырткычлар юк, яңа төзелгән яшьләр урамында юл мәсьәләсе күтәрелде. Уба авылы балаларына уйнар өчен уен мәданчыклары булмавы да ата-аналарны борчый. Барлык четерекле мәсьәләләрне дә көнендә чишү мөмкин түгел, шулай да байтак сораулар урында ук хәл ителде.

     

    Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: