Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Түтәлләрдә – тормыш сыйфаты

    2 июнь - Кирәгеннән артык ашаудан баш тарту көне (Сәламәт туклану көне). Бу әле яңа һәм рәсми булмаган бәйрәм. Артык тазалык һәм дөрес булмаган туклану адым саен күзәтелгән безнең заманда, бәйрәмнең идеясе көннән-көн популярлаша бара. Баулылылар арасында да дөрес туклануга бик җитди караучылар аз түгел.

    Зөлфия Әхмәтшинаның сәламәт тормыш рәвеше нигезе әле балачагында ук салынган дияргә мөмкин. Бер тамчы аракы эчмәгән һәм тәмәке тартмаган әтисе төрледән-төрле үсемлекләр, агачлар үстерү белән мавыккан. Спортның файдасын да Зөлфия Мирза кызы кечкенәдән үк белеп-аңлап үскән. Физика, химия, биология фәннәренә булган кызыксынуы, Ленинградтагы яшь химиклар мәктәбендә читтән торып уку, олимпиадаларда уңышлы катнашу һәм табигать законнарын белү теләге аны мәктәптән соң Казан химия-технология институтына алып килә. Ләкин аның тагын бер ихлас теләге була - кадерле кешеләре сәламәт булсыннар, мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр өчен нишләргә кирәклеген белү. Ләкин медицина институтына кереп карарга тәвәккәлли алмаганга, ул фармацевтика юлын сайлый. Хәер, моңа бер дә үкенми. Анда алган белемнәре аңа бүгенгәчә бик нык ярдәм итә, нәкъ менә алар, шулай ук олы ихтыяр көче, савыгып аякка басу теләге аңа бик катлаулы авыруларны җиңәргә булышкан.

    Хәзер Зөлфия Мирза кызы лаеклы ялда һәм вакытының күп өлешен бакчасына багышлый. Ни генә үсми анда! Шалфей һәм әспе кәбестәсеннән алып, виноград һәм кара бөрлегәнгә кадәр. Йортлары тирәсендә утыртылган мәңге яшел туя һәм можжевельник, зәңгәр чыршылар да матурлык өчен генә түгел, алар һаваны чистарталар, сәламәтлек өчен бу да мөһим.

    - Мин сәламәтлән-дерүнең төрле методикаларын сынап карадым, файдасын да күрдем, хаталар да ясадым. Чит ил авторлары китапларында язылганнарның күбесе безнең суык кышлы якларга туры килми, безнең организмга тулы кыйммәтле туклану кирәк. Бернинди махсус диеталар да кирәкми дип уйлыйм, ризыкларның төрлелеге, сәламәт һәм гади булуы мөһим. Ешрак һәм аз-азлап ашарга кирәк, нәкъ менә үзебездә үскән яшелчәләрне, җиләк-җимешне күбрәк куллану зарур. Безнең халык барлык кирәкле матдәләрне, витаминнарны һәм минераль тозларны бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, яшел тәмләткечләрдән алырга мөмкин. Үз бакчабызда химиясез үстерелгән яшелчәләрдән көн дә салатлар ясарга тырышам. Мин йөз процентка бөртекле культуралар яклы, көн дә рационыбызга кертәбез. Ярманың бөтен, тарттырылмаган, чистартылмаган булуы кирәк. Бик күп еллар шыттырылган бөртекләрне кулландым, һәм иң катлаулы вакытларда да аннан сихәт таптым. Яхшы үзләштерелүчән һәм искиткеч дәвалау сыйфатына ия шыттырылган бөртекләр - организмның авыру системаларын тернәкләндерү өчен менә дигән чара. Аларда кальций, калий, хром, бакыр, кремний, селен, цинк, тимер, йод, В5, Е, С, Д, Р витаминнары, фолий кислотасы күп. Шыткан вакытында бу компонентларның микъдары арта, алар, шытымга көч бирү өчен, актив формага күчәләр.

    Фармацевт булсам да, препаратлар белән мавыкмыйм. Кибетләрдә сатылган бик күп әйбергә дә каршы мин. Мәсәлән, колбасалар, какланган ит эшләнмәләре, озак сроклы сөт ризыклары, гомумән, озак сроклы ашамлыклар алмыйм. Камырдан тәм-томнар да алмаска тырышам, үзең пешергәне күпкә файдалырак, - дип сөйли Зөлфия Мирза кызы.

    Сүз уңаеннан, кулинариягә дә ул фәнни күзлектән карый. Мәсәлән, камырны бары тик "тере" чүпрә белән һәм беренче сортлы он файдаланып куя, ул онда, югары сортлы оннан аермалы буларак, файдалы матдәләр сакланган була. Камыр, ачу процесслары тулысынча үтсен өчен, ике-өч сәгать торырга тиеш, чөнки аның барышында катлаулы матдәләр гадиләргә таркалалар, алар исә җиңелрәк кайнатыла һәм үзләштерелә, өстәвенә, ачыганда камырда организмга кирәкле яңа матдәләр барлыкка килә.

    Зөлфия Мирза кызының сәламәт тормыш рәвеше тәҗрибәсенең бу бары бик кечкенә өлеше. Физик күнегүләр дә аның тормышында зур роль уйный. Болар барысы да кеше тормышының сыйфатын билгелиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: