Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тәмле ипи пешерү серләре

    16 октябрьдә икмәк көне билгеләп үтелә.

    Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер урын һәм  әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел. Чөнки безнең бер көнебез дә икмәктән башка үтми.  Әлеге бәйрәм 2006 елда кабул ителгән.

    Ипи – тормышыбыз чыганагы, гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе. Фәнни тикшеренүләргә караганда, беренче икмәк ризыклары сигез мең ел элек барлыкка килгән. Беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр. Ипи пешерергә өйрәнер өчен, бүген без еракка китмәдек, ә Татар Кандызы авылында гомер итүче оста ипи пешерүче Нуретдинова Зәримә апаларның өенә бардык.

    Без килеп кергәндә, Зәримә апа ипи салырга әзерләнеп йөри иде. Пешерәчәк ипигә ничек “баш” ясыйлар, бу хакта кызыксындык.

    Ипи пешерү берничә этаптан тора. Аның тәмлелеге, сыйфаты пешерүченең оста кулыннан да тора. Зәримә апа кечкенәдән үк ипи пешерү серләренә әнисеннән, әбисеннән өйрәнеп калган. Моның өчен алар бакчаларында махсус колмак та үстерәләр икән.

    Зәримә апа, безнең белән шулай сөйләшә-сөйләшә, тиз генә кызлар җитезлеге белән башка эшләрен дә эшләп алды. Алар гаиләсендә сөенечле вакыйга – быел алар яңа йорт җиткереп, шунда күчкәннәр. Көн саен өмәчеләрен дә үзе пешергән тәмле икмәк белән сыйлаган.

    Ипи пешерергә өйрәнеп, саубуллашып чыгып барганда, ишегалдында такталар белән мәш килүче Данил абый үзе дә күренде. Ул уңган-булганлыгы өстенә чая, җор һәм шаян телле дә икән.

    Ә без, ипи пешерергә өйрәткән Зәримә апага рәхмәт әйтеп, гаиләләренә бәхет һәм муллык теләп, иртән генә пешкән бер зур калай ипине күчтәнәчкә алып, кайтып киттек.


    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: