Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Әтәмби хатыннары һәм балалары

    Кино караганда без кайвакыт: "Тормышта алай була алмый, уйлап табалар да инде", - дибез. Ләкин тормышта да катлаулы сюжетлы фильмны хәтерләткән гаҗәеп хәлләр була икән. Равия апа Насыйбуллинаның сугыш чорына туры килгән балачагы турында хатирәләре буенча китап язарлык.

    Ул вакытта аңа бары 4-5 яшьләр тирәсе генә булса да, күп нәрсәләрне Равия апа тәфсилле хәтерли. Күргәннәре, кичергәннәре, бик тетрәндергәнгә, гомерлеккә хәтерендә калгандыр, күрәсең.

    Һәрвакыт ачык йөзле, төшенкелеккә бирелергә яратмаган Равия апа, ул вакыйгалар турында бәян иткәндә, дулкынлана. Хәер, моны бары бераз калтырап куйган тавышыннан һәм, нәрсәнедер онытудан курыккандай, берникадәр ашыгыбрак сөйләвеннән генә чамаларга була. Хатирәләрен ул 1940 елдан башлады.

    - Колхозда эш булмагандыр. Әтәй, Исергәпнең һәм Яңа Баулының башка күп кенә кешеләре белән бергә, вербовка буенча төньякка урман кисәргә китте. Гаиләдә без өч бала идек: абыем Варис, мин һәм сеңлем Рәзимә. Сарыкларны суйганнары, инәй итне пешереп, мичтә киптереп, арыш капчыгына тутырганы хәтеремдә.

    Шул кипкән итләрне алып, без Ютазы станциясеннән товар вагоннарына утырып киттек. Ул вагоннарда аңарчы ташкүмер йөрткәннәр. Безнең белән бер вагонда Исергәпнең Әтәмбиеннән тагы Асия һәм аның дүрт-биш яшьлек сеңлесе Әкълимә дә бар иде. Поезд туктаган арада, әтәйнең бер литрлы яшел эмаль чәйнек белән су алып кергәнен хәтерлим. Вагон уртасында тимер мич тора. Ташкүмер белән ягылган ул мич кып-кызыл булып бетә, чәйнекне шунда кайнаталар. Бервакыт, поезд кузгалып китүгә, Әкълимә полкадан егылып төшеп, шул тимер мичне барып кочаклады. Пеште бит инде бу бала, нишләргә? Поезд-ны туктатып булмый, салкын су да, дарулар да юк. Әтәйләр шул вакыт Әкълимәне читкәрәк алып китеп, пешкән урыннарына сигәннәре истә калган (халык медицинасында сидек пешүдән дәвалый дип исәпләнә). Шул сидек белән төзәлгәндер дә аның яралары.

    Озак кына барганнан соң, без Финляндия белән чиктәш җиргә, Карело-Финга барып кердек. Әтәйләр урман кисәләр. Без нарат урманы эчендәге озын гына бер баракта яшибез. Безне инәй, консерва банкалары тоттырып, ишегалдында гына үскән мүк җиләген җыярга чыгарып җибәрә. Барактан ерак түгел генә зур булмаган бер елга ага. Әтәй анда бәке тиште, инәй көянтә-чиләк белән шунда суга бара. Ләкин кайвакыт, бәкегә көтүләре белән килгән болан сыерларыннан куркып, сусыз кайта торган иде.

    Язын инәй кыз тапты, ләкин бала үле туды. Әтәй белән без аны фанердан ясалган тартмага салып, урманга алып барып күмдек...

    Бервакыт, сугыш башланган, дигән сүз чыкты. Хатыннар барактан чыгып, кычкырып еларга тотындылар. Самолётлар еш оча башлады. "Менә немецлар очтылар" дигән сүзләрне хәтерлим. Еш кына шартлау тавышлары ишетелде. Әтәйләрне фронтка ничек алып китүләрен дә хәтерлим: без, балалар һәм хатын-кызлар, барак буйлап бастык, ә ир-атларны тезеп алып китәләр. Әтиебез Тимерхан берничә адым ясый да борыла, ясый да борыла. Бәләкәй генә бер күпер аркылы үткәндә, ул, тагын борылып, ялгыш басты да суга төште. Шул көенчә - юп-юеш киемнәрдә китте. Шуннан соң без аңардан хәбәр алмадык...

    Фронт сызыгы янында калу куркыныч булганга, барысы да кайтып китү турында уйлый башладылар.

    Безнең белән Исергәптән тагын бер хатын-кыз - бик үткер, әрсез Саймә (исеме үзгәртелде) бар иде. Барлык хатыннарны җыеп, район үзәгенә барырга, китү өчен пропусклар алырга кирәклеген әйтте. Инәйләр шулай эшләделәр дә - район үзәгенә киттеләр, балаларны карап торучы булып минем сигез яшьлек абыем Варис калды. Ул чакларда курыкканнарыбызны белсәң! Немец самолётлары шулкадәр астан очалар, хәтта җилләре барак түбәсен алып ташлый. Шуннан бер көн алда гына фронт линиясеннән куып китерелгән сыерлар, куркудан шашынып, үкереп карда өстенә менәләр. Пыялалар оча, чыдап булмаслык тавыш. Без, бер почмакка посып, елыйбыз...

    Инәй кайткач, икенче көнне без, Исергәптән берничә хатын һәм бала-чага, урман аша станциягә барырга тиеш идек. Юлны иң белгән кеше булып Саймә апа саналды, барыбыз да аңа өметләндек. Ләкин икенче көнне аның төнлә улы һәм тагын бер хатын белән качып китүе билгеле булды. Инде нишләргә? Калып та булмый, кара урманга керүе дә бик куркыныч. Ә Саймә апа станциягә барып җиткән, өенә кайткан иде. Инәйнең туганы Хәсән абзыйга исә безнең турыда, һәлак булдылар, алар барган поезд тупка тотылды, дип сөйләгән...

    Шулай итеп, кара урман буйлап без җиде кеше бардык: әниебез Мәгъния, абыем, сеңлем, авылдашыбыз Гөлҗия апа, кызы Гөлсинә һәм имчәк баласы. Ул сабыйны Гөлҗия апа алъяпкычына салып барды. Ләкин бала берничә көннән үлде. Гөлҗия апа аны озак вакыт шул килеш күтәреп йөртте. Урманда калдырасы килмәгәндер, тиздән аннан чыгарбыз дип өметләнгәндер инде. Әмма без һаман урманнан чыга алмадык.

    Инәйнең самолётлардан бик нык курыкканын хәтерлим. Мотор тавышын ишетү белән, без, шундук учакны сүндереп, агачлар астына кача идек. Аннан соң да, инде сугыш беткәч, без озак вакыт алардан куркып яшәдек.

    Кайвакыт урманда солдатларны очрата идек. Алар белән абыем Варис аңлашты - ул, рус балалары белән уйнаганга, телне бераз сукалады.

    Анда күлләр бик күп. Күлгә килеп чыгасың да, кая барырга, аны ничек үтәргә икән дип, аптырап торасың. Кайвакыт ярда бәләкәй генә саллар була иде, шулар белән күлнең икенче ярына чыктык.

    Бомбага тотылган урыннарда җирдә тирән чокырлар була, биек наратлар тамырлары белән йолкынган килеш ята иде.

    Ул чакларда әниләребезнең ниләр кичергәннәрен күз алдына китерүе дә кыен - юлны белмә, ничә көн буе кечкенә балалар белән урманда ач килеш йөр әле...

    Шулай бервакыт, без зур бер күл буена чыктык. Яр буенча кибеп беткән балык, дөресрәге, аларның сөякләре ята иде. Без, шулкадәр ач булганга, аларны чәйни башладык.

    Шул вакыт ике солдат килеп чыкты. Мин аларны бик яхшы хәтерлим - яшел форма кигән, ябык кына ике ир-ат. Яныбызга килеп утырдылар. Абыем кемнәр булуыбызны, кая баруыбызны аңлатты. Алар исә аз-азлап ипиләрен сындырып, безгә бирә башладылар. Башыбыздан сыйпыйлар, күзләреннән яшьләр тәгәрәп төшә... Станциягә ничек барып җитәргә икәнлеген аңлаттылар.

    Бу очрашу, бәлки, безнең гомеребезне саклап калгандыр. Чөнки ул вакытка инәй, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булып, иң куркыныч уйларны уйлый башлаган булган. Ашамаганлыктан, без атлый алмаслык хәлгә җиттек. Инәй соңыннан сөйләвенчә, ул, ачлыктан үлүебезне күрмәс өчен, кулларыбызны бәйләп, суга ташламакчы, ә аннан соң үзе дә суга сикермәкче булган...

    Нәтиҗәдә, без тимер юлга чыктык, ә аннан станциягә кадәр барып җиттек. Инәй белән абый, батырлыкларын җыеп, станция начальнигына кереп ярдәм сорадылар. Безгә ышанып яхшылык кылган, поездга утыртып җибәргән кешеләргә мин әле дә рәхмәтле. Шулай итеп без Перьмга барып җиттек.

    Анда тагын бер гаҗәеп очрашу булды - без авылыбыз егете Мөбәрәкҗан Йосыповны очраттык. Авылдашыбыз безне станция начальнигына озатты, ә ул исә мунчага илтергә кушты. Без бик мескен, хәтта куркыныч күренгәнбездер инде - өс-башыбыз пычрак, кием теткәләнеп, тәнебез бетчәләп беткән, бет баскан. Ниһаять, юындык. Мәрхәмәтле кешеләр әнигә акча бирделәр, шул акчага ул безгә кыска гына ал күлмәкләр, сандалилар, оекбашлар, эшләпәләр сатып алды. Аннан соң безне Бөгелмәгә баручы поездга утырттылар. Шул рәвешле без кунактан кайкандай бик матур булып кайттык туган якка. Бөгелмә станциясендә безне Хәсән абый каршы алды, инәй аңа кайтуыбыз турында хәбәр иткән булган, күрәсең.

    Авылыбызга, өебезгә кайтып төштек. Бакчада бу вакытта бәрәңге чәчәк атып утыра иде инде - күршебез Минҗан апа чәчкән булып чыкты. Ул шулай ук кайтуыбызга өебезне дә юып чыккан иде.

    Тормышыбыз акрынлап рәтләнә барды. Фронт сызыгы яныннан кайтучылар булганга, безгә ай саен пособие түләделәр һәм ярты пот икмәк бирделәр. Бүтәннәр кебек үк, үлән, өшегән бәрәнге җыйдык. Без, авыл балалары, аз-азлап ашлык урлаштырган да булды - бер уч алып кесәгә саласың да өйгә чабасың.

    Җиңү хәбәрен без кырда ишеттек. Бер егетнең атка атланып безгә чабуын күрдек, ул ерактан ук: "Сугыш беткән! Сугыш беткә-ә-ә-ә-н!" - дип кычкыра иде.

    Авылга солдатлар кайта башлады - берәүнең кулы, икенченсенең аягы юк. Кайберәүләргә похоронкалар килде. Ә безнең әтәйдән бернинди хәбәр дә булмады.

    1946 елның февраль аеның ул көнен бүгенгедәй хәтерлим. Без өшегән кәбестәдән аш ашап утыра идек. Урамда буран. Ниндидер бер хатын-кызның капкабызны ачып, арбалы атын кертүен, анда толып белән капланган бер кеше утыруын күрдек. Бу әтәебез кайткан көн иде. Безне үлгән дип уйлап, ул Кызылъярдагы туганнарыбызга кайткан булган, алардан исән икәнлегебезне белгән.

    Пленда булган әтәебезнең сәламәтлеге нык какшаган иде, туберкулёз белән авырды. Аннары аңа концлагерь турындагы хатирәләре тынгы бирмәде. Моның бик җитди сәбәбе бар иде: немецларда тоткынлыкта булганда, ул нацистларга сатылган авылдашын очраткан. Әтәй шул кешенең аны боз кебек салкын душ астында кыйнавын, ялваруларына бары сүзсез генә авыр таяк белән суга торуын сөйләде. Ул кеше дә соңыннан авылга кайткан, колхозда җаваплы вазифада эшләгән. Ә әтәй моның турында беркемгә дә сөйләмәгән, аның сигез баласын жәлләгән. Кайтканнан соң әтиебез алты ел яшәп калды, 1952 елда вафат булды.

    ***

    Равия апаның тормышында катлаулы вакытлар бихисап булган, әмма ул зарланырга яратмый, тормышка фәлсәфи күзлектән карый, булганыннан канәгать. Әмма ул бүген ипинең кадерсез булуы аркасында бик борчылуы турында әйтеп алды:

    - Кешеләр ипине чүплеккә ташлыйлар. Мин аны җыеп алам да тавык тотучы күршемә бирәм. Мәктәптә укыганда без Исергәптән Баулыга ипи алырга җәяү йөри идек. Кибетләрдә чират. Олырак апалар безне аннан этеп чыгаралар. Ә без рус телен белмибез, җавап кайтара алмыйбыз. Директорыбыз Әүхәди Зыяров безне: "Бирешмәгез, "ипийски кирәкски" дигез, кирәк булса елагыз", - дип өйрәтә иде. Шул икмәкнең никадәр кадерле булуын белсәгез! Әле дә ипине кисәр алдыннан мин аны үбәм.

    Безнең илебезнең тарихы Равия апа кебек кешеләрнең биографияләрендә чагылыш таба. Алар үз әхлакый кануннарын бүгенге чынбарлык белән чагыштырып, аларның туры килмәүләренә күңелләре тырналып яшиләр. Алар үткән гомер сукмакларына игътибарлырак карасаң, тормыштагы иң әһәмиятле әйберләр һәм аның ваклыклары, намуслылык, кешелеклелек турындагы бик күп сорауларга җавап табарга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: