Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Театр нурга илтә

    Якшәмбе Россия мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген сүзебез илле елдан артык тарихы булган Татар Кандызы халык театры турында.

    Татар Кандызы халык театры 1959 елда оештырылган драмтүгәрәктән башлангыч ала. Аны Алабуга мәдәният училищесының режиссёрлар бүлеген тәмамлап, авылга эшкә килгән Гөлсинә Сафина оештырып җибәрә. Ул елларда авылда яшьләр күп була, укытучылар да драмтүгәрәккә актив йөри башлый. Авыл халкы үзешчән артистларны бик җылы каршылый, һәр спектакльне көтеп ала. Кандыз театры үзешчән сәнгать смотрларында катнаша, спектакльләрен Баулыда гына түгел, районның башка авылларында да куя. 1975 елны артистлар тамашачыга К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" трагедиясен күрсәтә. Спектакль зур уңыш казана, авыл өлкәннәре аны бүген дә хәтерлиләр әле. Театр өчен җан атучылар арасында авыл советы рәисе Р.Сибгатова, гармунчы И.Кәримов, шулай ук Л.Хәбирова, Н.Закирова, Д.Зарипов, С.Вәгыйзова, Д.Нуретдинов, Р.Карипова, М.Талипов, Ш.Галимов була. Авыл китапханәсе мөдире булып эшләүче Гөлсинә Сафина, режиссёр вазифасын үтәүдән тыш, үзе дә рольләр башкара, нәфис сүз остасы була, җырлый.

    - Күңелле еллар иде ул. Авырлыклары күп булды, авыл буенча артистлар эзләп йөрергә туры килә иде, әмма театр һәрвакыт канәгатьлелек китерде миңа, - дип искә ала Гөлсинә Фәтхулла кызы.

    1997 елны, театрның эшчәнлеге белән танышу өчен, Казаннан күренекле артистлар Ә.Шакиров һәм И.Баһманов килә. Аларга авыл артистлары Ф.Яруллинның "Әнә килә автомобиль" комедиясен күрсәтәләр һәм югары бәя алалар. Шул елны Татар Кандызы авылы коллективы халык театры исеме алуга ирешә. Театрга ике штат бирелгәннән соң, Г.Сафина театр режиссёры, ә Ш.Галимов сәхнә бизәүче булып билгеләнә.

    Театрны оештырган һәм кырык ел дәвамында аны җитәкләгән Гөлсинә Сафинаның эшен 2003 елдан Рәмия Зарипова дәвам итә. Театр артистлары авыл халкын яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп торалар. Хәзерге көндә дә төркем тырышып Д.Салиховның "Өзелгән йөзем" драмасын әзерләү белән мәшгуль.

    Театр төркемендә бүген ун кеше бар, иҗатны яратканга, үз эш-мәшәкатьләре байтак булуга да карамастан, алар репетицияләргә йөрергә вакыт табалар. Бирелеп, оста итеп уйнаулары белән В.Зәниева, Р.Зәниев, Д.Хөсәенов, А.Сибгатов, Р.Фәрхетдинов, Д.Зарипов, Л.Фәррахов тамашачы күңелен яуларга өлгергәннәр. Әлеге артистларның уены елдан-ел камилләшә баруы да сөендерә. Кандыз авылы театры бүген мәдәният йорты директоры Р.Карипова, шулай ук Р.Зарипова, сәнгать җитәкчесе Г.Вәлиуллина, рәссам-куючы Л.Шакирова тырышлыгы ярдәмендә һәм менә шундый талантлы артистлары булганга яши, авыл халкының тормышын җанландыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: