Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тавыкның да була төрлесе

    Бүгенге көндә авыл җирендә генә түгел, шәһәрнең шәхси секторында яшәп тә, малтуар, кош-корт асраучылар бар. Хуҗалыкта тавык асрау җиңел дә, файдалы да булсын өчен, кирәкле токымны сайлый белергә кирәк. Баулыда яшәүче Рәмзия Гыйләҗева зур булмаган хуҗалыгында төрле токымлы тугыз төрдәге тавыклар асрый

    Мин капкадан килеп кергәндә дә, Рәмзия ханым тавык чебешләре белән мәш килә иде. Кайсына – су, кайсына үлән ваклап куйган.

    – Карагыз, нинди матурлар! Ничек яратмыйсың инде шуларны! – ди хуҗабикә бер чуп-чуар чебине кулына алып. Чебиләр дә аңа ияләшкән. Йөгереп җилкәсенә үк менеп китте. Капка төбендә кечкенә сетка астында да, бакча буйлап сузылган теплица эчендә дә, сарайда да, коридорның алгы ягында да төрле зурлыкта чебиләр бар. Чынлап та, аларның төрлелегенә, матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел, аларны хәтта тиз генә карап үтеп китеп тә булмый. Бу кечкенә “йомгак”ларны тотып, сыйпап карыйсы
    килү теләге уяна. Рәмзия ханым тавыкларның төрле токымлыларын үстерә башлавы 2012 елда хуҗалыкларында килеп чыккан зур янгынга барып тоташа.

    – Төнлә ут чыгып, абзарда булган бөтен кош-корт янып бетте, – дип сөйләде ул. – Балалар икесе дә Казанда, үз тормышлары, иптәшем ул вакытта Себер якларында эшли иде. Мин бик борчылдым. Балалар минем елавымны күреп, бик кызгандылар ахрысы. Бер атна да үтмәде, икенче тапкыр ялга кайткан вакытларында төрле токымлы илледән артык тавык чебешләре алып кайттылар. Алар шундый матурлар иде! Менә шуннан бирле мин төрле токымлы тавыклар асрый башладым.

    Әлбәттә, кош-корт асрагач, аларга тиешле карау, тәрбия дә кирәк. Хуҗабикә сүзләренчә, төрле токым төрлечә тәрбия сорый. Кыш айларында бигрәк тә. Салкынга чыдамлылары, да, салкыннан курка торганнары да бар. Тавыклар төс-кыяфәт белән генә түгел, йомырка, ите тәме белән дә бик аерылып тора икән.

    – Минем бик үз иткән тавык төре бар, ул кытай тавыгы – ухейилюй. Ите бик йомшак була, йомыркасында да үзенчәлекле тәм бар, – ди хуҗабикә. – Йомырка яратып ашаучылар аның тәмен сизми калмый. Шулай ук “Аям Цемани”токымы – аның итенең төсе кара, хәтта сөякләре кап-кара. Йомыркалары зәңгәрсу төстә була. “Китайская шёлковая”, ягъни абориген дигәне бар. Ул тавыкның йомырка сарысы бераз сузылучанрак. Маран дигән тавык бар. Аларның йомыркалары озынча түгел, түп-түгәрәк һәм бик эре була. Бресс Гальская дигән токымлы тавыкларыбыз да бар. Аларның йомыркалары бик каты кабыклы, аксылрак төстә була. Аннан хәтта чебиләр дә үзләре генә чыга алмый, бераз әрчеп ярдәм итәргә кирәк. Башта аларны асрый башлаганда белми идем. Укый-укый аларның чебиләр чыгару үзенчәлеген дә тулысынча өйрәнергә туры килде. “Джерсийский гигант”, “мехеленская кукушка”, ягъни малин дигәннәре – ит тавыклары. Аларның түшкәләре дә, йомыркалары да бик зур була. Бүгенге көндә тугыз төрле токымлы тавыкларым бар. “Виандот” дигән төрне быел гына эзләп таптык. Алар бик матурлар, уенчык кебек. Йомырка җыярга сарайга чыксам да, башта сокланып карап торам. Ходайның хикмәте, йомыркалар төрле төстә булуы, гадәти түгел.

    Хуҗабикә сүзләренчә, ул нәселгә дә ел саен иң матур тавыкларны гына калдыра. Балаларын, якыннарын тәмле дә, файдалы да тавык ите һәм йомыркасы белән сөендерә.

     

    Автор фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: