Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда гарасат нәтиҗәләре [+фото]

    Татарстанның кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр белән боз да яуган.

    Кайбычта яшәүчеләр хәбәр итүенчә, кинәт кенә башланган көчле җил бозлы янгыр белән алышынган. Кыска вакыт эчендә урамнар, яшелләнеп өлгергән бакчалар, ишегаллары вак боз белән капланган. Бәхеткә, яңгыр хәвеф-хәтәрләрсез генә үтеп киткән, зыян күрүчеләр юк.

    Реклама

    Ә менә Лаеш районында көчле яңгыр хәвеф-хәтәрсез үтми: яшен сугып бер йортка ут каба. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә килеп җитә һәм тиз арада утны сүндерәләр. Яңа төзелеп килә торган йортның түбәсе генә зарар күрә.

    Чыганак: Саба таңнары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: