Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарның Стас Михайловы Баулыга да килеп җитте

    Бер ел эчендә Татарстанда популярлык казанган Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев кичә Баулыда тәүге концертын бирде.

    Бирегә беренче генә килүенә карамастан, Әнвәр Нургалиев концертында зал тулы иде диярлек. Чит өлкәләрдән килгән тамашачылар да бар иде. Күпчелек, әлбәттә, урта яшьтәге яки өлкәнрәк хатын-кызлар. Җырчының репертуары да аларга адресланган, чөнки, үзе әйтмешли, җырларының 80 проценты - бәхетле яки бәхетсез мәхәббәт турында. Алар хатын-кызга мәдхия булып яңгырады сәхнәдән.

    Тагын нәрсә белән алдыра соң Әнвәр Нургалиев? Моның хакында һәм җырчы белән эксклюзив интервьюны "Хезмәткә дан" газетасында укырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: