Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татар Томбарлы авылында җиңел машина белән сыер урлыйлар

    Татар Томбарлы авылында Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә халык җыены узды.

    Җыен авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдиновның чыгышы белән башланды. Ул башкарылган эшләр, алда торган бурычлар һәм проблемалар белән таныштырып үтте.

    «Берлек» җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Җәләев тә үтәлгән эшләр турында сөйләде, борчыган проблемаларын күтәрде.

    - Хуҗалыктан урлашу очраклары ешайды «Жигули»га салып сыер урлыйлар, бу айнык кеше эше түгел дип саныйм. Хатын-кызлар хәтта фураж ташый башладылар, берничәсен куарга туры килде. Гаиләләре, балалары бар, ә намуслары юк, - дип ачынды җитәкче.

    Утырышта авыл халкы суның бер кубометры кыйммәт булуы, кайбер кешеләрнең чүп түккән өчен түләмәүләре, ФАПта стационар телефон булмавы кебек мәсьәләләр күтәрделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: