Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татар Кандызы мәктәбе укучысы төбәкара конкурс-фестивальдә катнашты

    Татар Кандызы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Адель Хәлиуллин шушы көннәрдә Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" X төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.

    Конкурс-фестиваль Казан шәһәренең 24нче музыка мәктәбендә узды. Адель вокал-соло номинациясендә катнашкан һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булган. Малай кечкенәдән җырларга, биергә ярата, төрле конкурсларда уңышлы катнаша.

     

    Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1595487.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: