Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Табигать сыный, техника ышаныч бирә

    "Берлек" җәмгыяте игенчеләре алдында 3300 гектардан артык мәйданнан бөртекле культураларны урып-җыю бурычы тора.

    Татар Томбарлыдан чыгып Галкино авылына баргандагы юл буенда көзге арыш басуында эшне төгәлләгән вакытларында очраттык без "Берлек" җәмгыяте комбайнчыларын. Югары җитештерүчәнлекле дүрт Нью-Холланд һәм ике Класс комбайны иген үскән җир кишәрлегендә, тиз арада турыдан урып чыгып, безнең күз алдында эшне бетереп куйды.

    "Берлек" комбайннары белән быел Татар Томбарлыдан бертуган Радик һәм Рамил Гыймаевлар, Миңнегол авылында яшәүче Ринат Абдулхаков һәм Шалтыдан Зәйтүн Төхбәтуллин, Фәнүр Сәлимгәрәев, Мәҗит Сәетваһапов идарә итәләр. Барысы да уңган һәм алдынгы буларак танылган тәҗрибәле механизаторлар.

    Җәмгыятьнең баш агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин сүзләренә караганда, быел һава торышы уҗым культуралары үсеше өчен уңайлы булмаган. Барлык төр агротехник чаралар үз вакытында үтәлүгә карамастан, көзге арыш бер гектардан уртача 10 центнер чамасы гына уңыш бирә.

    - Инде менә дүртенче ел һава торышы игенчене сыный. Электән килгән халык сынамышлары хәзер бөтенләй дә туры килми. 2009 ел - республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында корылык булды, 2010 елда ил белән корылыктан интектек, узган һәм агымдагы елларда да табигать гел сюрпризлар ясап тора. Климат үзгәрә. Игенчегә аның белән бергә эш технологиясен үзгәртергә кирәк, ләкин тиз генә табигатькә җайлашып бетеп булмый әле, - ди баш агроном.

    Ә бүгенге уракка кире кайтсак, "Берлек" комбайнчылары аны, булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, тизрәк башкарып чыгарга исәп тоталар. Һаман да шул һава торышы гына уңайлы булсын. Кайвакыт, дымлылык югары булу сәбәпле, эшләгән басудагы игенне калдырып торып икенче басуга күчәргә туры килә. Кайбер көннәрне иртүк урак башларга таң атканда мул итеп төшкән чык яки явып үткән кыска вакытлы яңгыр комачаулый. Ләкин тәҗрибәле механизаторлар өлгермәбез дип курыкмыйлар. Куәтле техникада эшләү аларның ышанычын арттыра. Быел бу хуҗалыкта комбайнчылар ярдәмчеләрсез генә эшләргә карар кылганнар, чөнки компьютерлаштарылган заманча комбайнда аларга ихтыяҗ юк икән. Ә инде киләчәктә игенче һөнәрен сайларга теләүче малайлар булса, комбайнчыларның һәрберсе аларга остаз булырга әзер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: