Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сугышта да, тыныч тормышта да бергә

    Бүген, 15 февральдә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне билгеләп үтелә. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан ул вакыйгаларда катнашкан кешеләр белән аралаштык.

    Әфган сугышында Советлар союзыннан ярты миллионнан артык хәрбиләр, гаять күп техника катнашкан. Нәтиҗәдә меңләгән кеше һәлак булган, хәбәрсез югалган, күпме сугышчы яраланган. Бу фаҗига безнең төбәкне дә читләтеп үтмәгән. Баулылар да Ватан каршындагы бурычларын лаеклы үтәгәннәр. Бүген ике сугышчы-әфганчы дуслыгы турында бәян итәрбез, сугыштан кайтканнан соң, аларның  язмышы төрлечә юл алган.

    Әфганстан демократик республикасында хәрби низаг тәмамлануга 32 ел вакыт үтте. Бу сугышта совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстанның хөкүмәт гаскәрләре составында Әфган мөҗәһидләренең коралланган берләшмәләренә каршы торган.

     Баулы районында яшәүче әфганчылар бергә хезмәт иткән иптәшләре белән әле дә элемтәдә торалар.

    Баулылы Марсель Вәлиәхмәтов “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Әфганстанда узган армия еллары турында сөйләде.

    Марсель, беренче төркем баулылар белән, Әфганстанга 1980 елның декабрендә эләккән. Егетләр Казаннан Төркмәнстанның Небит-Даг (хәзер Балканаб) шәһәренә поездда барып җиткәннәр, анда солдатлар, яшь сугышчы курсларын үтеп, хәрби ант кабул иткәннәр. Аннары аларны хезмәт итәчәк урынга – Әфганстанның Файзабад шәһәренә – җибәргәннәр. Марсель сөйләвенчә, якташлар гел бергә булырга тырышканнар, чөнки алар моңа кадәр дә таныш булганнар, кемдер бергә укыган, кемдер дус булган.

    Марсель ГАЗ-66 хәрби йөк машинасын йөртүче булып хезмәт иткән. Беренче чыгуда ук атышка юлыккан. Хәрби биремне үтәргә барган саен, солдатлар аннан исән-сау әйләнеп кайту-кайтмауларын белмәгәннәр, һәрвакыт тормышларын куркыныч астына куйганнар.

    Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәргә алынган беренче төркем баулыларга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

    Марсель Баулыга 1982 ел ахырында кайткан, “Татнефть”нең бораулау эшләре идарәсенә эшкә урнашкан. Һәм гомере буе бер оешмада хезмәт куйган. Предприятиедә бораулаучы ярдәмчесе булып эшли башлаган егет инженер-технолог дәрәҗәсенә күтәрелгән. Гаилә коруны да озакка сузмаган: кәләшкә 18 яшь тулуга, туй иткәннәр. Тормыш иптәше Зоя Владимировна иренең барлык башлангычларын да хуплый, былтыр бергә гомер итүләренә 35 ел тулган.

    Әфганстанда бергә хезмәт иткән иптәше Юрий Кабановның тормыш юлы шома гына булмаган. Авыр хәлдә калгач, Марсель аңа ярдәм кулын сузган. Россия Әфганстан ветераннары берлегенең Баулы бүлекчәсендәге иптәшләре белән, Юрийны өйдәш хатыны белән яшәгән фатирына барганнар. Ул вакытта Юрий дүрт аяклап кына йөри алган. Көнкүреш шартлары начар булган, ашау яклары да шул чама.

    Сугышчан дуслары Юрийны Кырымсарайдагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына урнаштырган. Анда карау да, игътибар да башкача, көнкүрештә ярдәм итүче махсус кеше дә билгеләнгән. Ул Юрийга газеталар һәм китаплар укый, саф һавага йөрергә алып чыга. Интернатта Юрий бер ир-ат белән бер бүлмәдә яши. Аларга булышучы хатын-кыз “Хезмәткә дан”га сөйләгәнчә, ир-атлар, икесе дә сөйләшә алмаса да, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан. Хәлләреннән килгәнчә, бер-берсенә булышалар.

    Сөйләшә алмаса да, Юрий без килүгә сөенде кебек. Марсельне күргәч, йөзе тагын да ачылып китте. Шулай да, чит кешеләрдән бераз тарсынуы сизелде. Сугышчан дуслар бергә хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтләрне карадылар, Әфганстанда булган вакыйгаларны, иптәшләрен искә алдылар. Юрий да армиядә машина йөртүче булып хезмәт иткән, МТ-ЛБ транспортёр-тягач белән идарә иткән, десантчыларны һәм хәрби йөк йөрткән. Һәр хәрби биремне үтәгәндә, гомерләренә куркыныч янаган аларның, дошманнар совет гаскәрләре колонналарына бертуктаусыз хөҗүм итеп торган. Армия хезмәтләре ахырына якынлашканда, 1982 елда Юрий Кабанов “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Мондый мактаулы бүләкне сугыш хәрәкәтләре вакытында һәм СССРның дәүләт чикләрен саклаганда күрсәтелгән батырлык өчен бирә торган булганнар.

    Интернат хезмәткәрләре сөйләгәнчә, сугышчан дуслары Юрийны онытмыйлар, ял көннәрендә күчтәнәчләр белән киләләр. Мондый кыен хәлдә калган кеше өчен бу аралашулар бик мөһим. Юрий        биредә бер елдан артык яши, шул вакыт эчендә медперсонал аның сәламәтлеген торгызу, нормаль тормышка кайтару буенча гаять зур эш башкарганнар. Интернат хезмәткәрләре Юрийның хәле яхшыруга, үзенең йөри башлавына өметләнәләр. Сугышчан иптәшләре дә гел янәшәдә булырлар, чөнки Әфган сугышы ветераннары бик тә бердәм.

    Россия Әфганстан ветераннары берлегенең Баулы бүлекчәсе сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының ялларын оештыру, ветераннарның хокукларын яклау һәм аларны тиешле ташламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими очрашулар уздырып тора. Хәзерге вакытта андый очрашулар сирәгрәк үткәрелә яки дистанцион форматта оештырыла. Илдә эпидемиологик хәл яхшыргач, ветераннар ешрак очрашырлар, чөнки аралашу өчен форсатлар табылып кына тора.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: