Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сәнгать мәктәбе ишекләрен ачты

    Баулыда, Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашында, балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды.

    Быел Баулының балалар сәнгать мәктәбе “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелде, бу максатка 26,6 миллион сум акча бүлеп бирелде.

    Җәйге каникуллар вакытында мәктәп танымаслык булып үзгәрде, учреждение педагоглары һәм укучылар илһамланып яңа уку елын башлап җибәрәләр. Республика премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы алар өчен сөенечле һәм көтеп алынган вакыйга булды.

    Васыйл Шәйхразиев Баулы районына эш сәфәре вакытында шәһәребезнең төзелеш бара торган һәм яңартылган объектларында булды. Балалар мәктәп ачылу уңаеннан махсус әзерләгән концерт аның күңеленә аеруча хуш килде.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: