Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Шагыйрьне туган җирендә искә алдылар

    Җомга көнне М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында күренекле якташыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе булды. Анда ТР язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрьнең тормыш иптәше, каләмдәш дуслары катнашты.

    Шагыйрьне искә алу кичәсендә ул иҗат иткән шигырьләр күп укылды. Аларны балалар да, үзешчән сәнгать осталары да, Казаннан килгән шагыйрьләр дә залга яңгыратты. Исән чагында Рәшит Әхмәтҗановның сәхнәгә чыгып үз шигырьләрен укыганын ишетүчеләр аның кабатланмас аһәңле бәрхет тавышын сагынып искә алдылар.
    Башкаладан килгән кунаклар очрашу барышында бөтен татар дөньясына Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановларны бүләк иткән Татар Кандызы авылындагы гаиләдә талантларның тагын да булуын күрделәр. Шагыйрьнең туганнан туган энесе Сәгыйть Әхмәтҗанов абыйсының вафатыннан соң иҗат иткән шигырен укыганда һәм абыйсының шигыренә иҗат ителгән "Болгар җирләрендә" җырын башкарганда тамашачылар тын да алмый тыңладылар.
    Искә алу кичәсендә катнашучылар Әхмәтҗановларда лаеклы алмаш та үсүен күрделәр. Шагыйрьнең вафатыннан соң аның туганнан туган энесе гаиләсендә туган малайга Рәшит дип исем кушкан булганнар. Бүген инде аңа 14 яшь. Яшүсмер Рәшит Әхмәтҗанов кечкенәдән үк шигърият белән мавыга. Быел Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган район конкурсында ул гран-при иясе булган. Үзе иҗат иткән "Тукайга" шигырен сәхнәгә чыгып укып, ул бу көнне тамашачылар һәм зур шагыйрьләр каршында имтихан үтте.
    ТР язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовның, заманында Рәшит Әхмәтҗанов белән бергә ачлык мәйданына чыккан шагыйрь Газинур Моратның фикерләрен, "Казан утлары" журналында озак еллар бергә эшләгән каләмдәше Марсель Галиевның истәлекләрен тамашачылар аеруча яратып тыңладылар.
    Шагыйрьнең иҗатына илһам биргән Луиза ханым бу очрашуны оештыруның инициаторы булган. Заманында тормыш иптәше аңа багышлап язган "Син илдә бер генә" дигән җырын кичәдә аларның гаилә дусты, җырчы Георгий Ибушев башкарды.
    Ул көнне яңгыраган җырлар, шигырьләр, истәлекләр бу дөньяда озак яшәмәгән, әмма үзеннән соң бай әдәби мирас һәм татар халкы тарихында тирән эз калдырган Баулы егете рухына дога булып барыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: