Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • “Хезмәткә дан” хакына Казанны Баулыга алыштырган

    Баулы телевидениесе тапшыруының бүгенге герое – озак еллар “Хезмәткә дан” район газетасы редакциясендә эшләгән Венера Зәйнагытдинова.

    Венера ханым тумышы белән Казан кызы. 1972 елда язмыш аны тормыш иптәше – Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Факил Зәйнагытдинов белән Баулыга китерә. Редакциядә үткән хезмәт юлы турында Венера ханымның күңелендә матур һәм якты хатирәләр саклана. Алар белән ул бүген безнең төшерү төркеме белән дә уртаклашты.

    Тапшыруны 19 сәгатьтә Баулы телевидениесендә карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: