Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • “Рябинка”да капиталь ремонт башланды

    Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы буенча, 2020 нче елның 10 нчы февраленнән икенче санлы “Рябинка” балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланды.

    Ремонт эшләре башлану сәбәпле бакчага йөрүче балалар һәм анда эшләүче хезмәткәрләр барысы да башка урыннарга күчерелгән. Бүгенге көндә санузел челтәрләренә тулысынча демонтаж эшләре үткәрелгән.

    “Безнең балалар бакчасы 1977 елда төзелеп, 1978 нче елда кулланылышка тапшырылган, – дип сөйләде безгә бакча мөдире Илмира Гәлиуллина. – Шуннан бирле өлешчә генә яки косметик ремонт эшләре генә башкарылган. Капиталь төзекләндерү башланганчы бакчага барлыгы 200 бала йөри иде. Аларның барысы да якын-тирәдәге бакчаларга урнаштырылды. Шулай ук 55 хезмәткәр эшсез калмады. Алар башка учреждениеләргә эшкә җәлеп ителде.”

    Балалар бакчасы мөдире сүзләренчә, бинаның эче, тышы, электр, су һәм җылыту челтәрләре тулысынча алыштырылачак.Төзекләндерү эшләре быелның июль аена төгәлләнер, дип көтелә.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: