Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Россиянең иң көчле көрәшчеләре Баулыда җыелды

    Нургали Усманов - Баулы районы легендар көрәшчесе һәм Татарстанның атказанган артисты Вил Усмановның әтисе. Аның истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир бүген Баулы универсаль спорт залында узды.

    Усманов мемориалында Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсеннән 120дән артык спортчы катнашты. Алар арасында хәтта Россия һәм дөнья чемпионнары да бар иде. Турнирны район җитәкчелеге ярдәме белән Нургали абыйның улы Вил Усманов оештырды. Вил - атаклы якташыбыз, республикабының иң көчле көрәшчеләреләре исеменә лаек булган, танылган җырчы һәм композитор.

    Спортчыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сәламләделәр.

    Көндәшләр бик көчле булуына карамастан Баулы командасы үзен бик лаеклы итеп күрсәтте. Дүрт сәгатьтән артык барган киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең команда икенче урынны яулады. Ике баулылы җиңүчеләр пьедесталына күтәрелделәр: Вил Усмановның энесе Фәнил Усманов йөз килограммнан артыграк авырлык категориясендә өченче урынны алды, ә күп кенә ярышларның җиңүчесе Илмир Сабиров алтын медальне яулап үз беренчелген кабат раслады.

    Спорт бәйрәме турында репортажны «Хезмәткә дан» газетасында укыгыз һәм Баулы телевидениедә карагыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: