Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Раштуа төне якты

    Раштуа бәйрәменә каршы төндә Серафим Саровский чиркәвенә кешеләр күңелләре аеруча нечкәреп килгән кебек тоелды. Аларның аннан алдагы берничә көннәре олы бәйрәмнәренә әзерләнеп үтте бит: православие дине тарафдарлары пост тоттылар, өйләрендә тәртип урнаштырдылар, бәйрәм ризыклары әзерләделәр.

    Раштуа чыршылары һәм чәчәк-ләр белән бизәлгән чиркәү залында шәмнәр дә ничектер бәйрәмчә яналар шикелле, баулылылар бер-берләрен елмаеп, пышылдап диярлек тәбриклиләр. Каяндыр өстән әкрен генә чиркәү хоры җырлавы ишетелә.
    Мария Рыкова - совет чорларында да диннәренә тугры калган кешеләрнең берсе. Бәйрәм гыйбадәте башланырга берничә минут кала, без аның белән Раштуа турында сөйләшеп алдык. Әле яшь чагында ук, Ключёвка авылында яшәгәндә, аның гаиләсе, олы дини бәйрәмнәр вакытында чиркәүгә барырга тырышкан, әмма иң якын дигәннәре дә Бөгелмәдә яки Туймазы районында булган. Бүгенге көндә Баулыда да шундый матур чиркәү булуына сөенеп туя алмый Мария әби. Аның әйтүенчә, чиркәүдә гыйбадәт төне сизелмичә үтә, чөнки бәйрәмне сөенеп, чиста күңел белән каршылый ул, аннары өенә бушанып, җанына җиңеллек алып кайтып китә. Гыйбадәттән алган шатлык тойгысы Раштуаның калган көннәрендә дә саклана, ди Мария әби. Бу көннәрдә кунаклар чакыру, мохтаҗларга хәер бирү гадәте яшәп килә. Ул да, гореф- гадәт кушканча, бәйрәм табынына койка, борщ, токмачлы аш, пирог-лар куячак, иң кадерле кунакларын - кызы гаиләсен сыйлаячак.
    Традиция буенча бирегә җыелган халыкны муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин котлады. Җылы теләкләрен ирештереп, ул баулылыларга үткән елдагы нәтиҗәле хезмәтләре, ә Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакайга рухи һәм әхлакый тәрбия эше алып баруы өчен рәхмәтен җиткерде.
    Җавап сүзендә Игорь атакай соңгы елларда булган яхшы якка үзгәрешләрне билгеләп үтте: чиркәү төзелде, янәшәдәге территориясе төзекләндерелде, ерак түгел генә торак микрорайон төзелә, ә бу исә кешеләрне дини үзәккә якынрак итү мөмкинлеге тудыра.
    - Хезмәт һәм дога, көймәбезгә тормыш диңгезе буенча алга барырга ярдәм иткән ике ишкәк кебек, шәһәребездә яшәүче барлык кешеләрнең тормышын иминрәк итәргә булышыр дип ышанасы килә. Биредә без, төрле милләт һәм дин вәкилләре, янәшә яшибез, һәм бер-беребезгә хөрмәт белән каравыбыз дус-тату булырга мөмкинлек бирүе бик сөенечле хәл, - диде Игорь атакай.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: