Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Печән тиз кибә

    Явым-төшемсез эссе һава торышы печән киптерүгә уңай шарт тудыра.

    Авыл хуҗалыгы берләшмәләре күпьеллык культураларны урып- җыюны төгәлләде. 18 мең тонна печән, 21,1 тонна сенаж әзерләнгән. 14 июльгә булган мәгълүматка караганда, Баулы районында бер шартлы терлеккә 17,77 центнер исәбеннән азык әзерләнгән. Хәзерге вакытта хуҗалыклар берьеллык азык катнашмаларыннан печән һәм сенаж әзерләү белән мәшгуль.

    Бер үк вакытта чәчүлекләрне карау эшләре бара: корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру.

    Фото: yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: