Реклама
Телевизор караучыларыбызны сөендерергә ашыгабыз.
Җомга көн кич белән "Таттелеком" ААҖнең цифрлы кабель челтәрендә "Татарстан 24 Бавлы" дип исемләнгән яңа канал пәйдә булды. Хәзер Баулы телевидениесе тапшырулары шунда - 126-нчы санлы каналда (аналог каналлары белән бергә санаганда 302-нче) күрсәтеләчәк. Иң мөһиме - аны карар өчен яңа буын телевизорларга бернинди приставкалар да кирәк булмаячак. Тапшыруларыбызны карагыз, сөенегез.