Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Мәүлид – гаилә бәйрәме

    8 ноябрь – Мәүлид бәйрәме. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Бүгенге язмабызда әңгәмәдәшебез Баулының имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

    – Әнвәр хәзрәт, рәхим итеп әлеге бәйрәм хакында бераз сөйләп китегез әле. Мәүлид бәйрәме нинди көн ул?

    – Мәүлид ае мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе белән бәйле ул. Бәйрәм дигәч тә, күңел ачуны күз алдына китерергә кирәкми. Безгә шундый пәйгамбәр җибәргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдерергә тиешбез. Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнеп, аның күргән авырлыкларын, сынауларын белеп, үзебезгә сабак һәм көч алырга тиешбез. Бу көннәр вәгазьләр белән үткәрелсә, күркәм була.

    –Мәүлид кичәсенә ничек әзерләнергә? Алдан нинди хәстәрлекләр күреп куярга була?

    – Бүгенге көндә бәйрәм диюгә, ризыклардан сыгылган табыннарны гына күз алдына китерүчеләр, кызганычка каршы, байтак. Мәүлид бәйрәме булсынмы, корбан ашларымы - аларның төп мәгънәсе туганнарны, якыннарны һәм дусларны җыеп вәгазьләр, корьән уку. Әлбәттә, без килгән кунакларны әзерләгән ризыклар белән сыйларга тырышабыз. Тик мәҗлесләрнең төп мәгънәсе ризык һәм сый-хөрмәт хәзерләүдә ярышуга кайтып калмасын иде. Без күбрәк рухи яктан баерга тиеш. Мәҗлесләрдә гайбәтләр булмаска, матур итеп коръән укылырга, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелергә тиеш. Пәйгамбәрләребез турында – касыйдәләр сөйләнсен, мөнәҗәтләр көйләнсен. Бәйрәмнең бөтен асылы, мәгънәсе дә нәкъ шунда. Тагын өстәп китәргә кирәктер, чакырылган кунак кайчан мең төрле дөньяви сәбәпләр табып, ашка килми калырга мөмкин. Чөнки ул мондый мәҗлеснең кызыгын тапмый, кирәген күрми. Аның өендә бу табындагыга караганда да ризык мулрактыр бәлки? Әгәр дә шундый мәҗлесләрдән рухи яктан канәгатьлек хисләре алса, мәҗлеснең асылын аңласа, ул кеше мәшәкатьләрен бераз читкә куеп тору җаен барыбер таба, мәҗлескә килү ягын карый.

    – Мәүлидкә багышланган мәҗлесләр барышында кайсы, нинди аятьләрне укырга ярый?

    – Коръәннән нинди генә аятьләр укылса да, алар безнең өчен саваплы булып тора. Әлбәттә инде кеше күп җыелган җирдә озын-озак итеп коръән уку бик килешеп бетми. Бу кайбер кешеләрнең сәламәтлеге белән дә бәйле. Коръәннең кыскача сүрәләрен матур, дөрес һәм аңлаешлы итеп укып, дога кылырга кирәк. Шул вакытта гына кунаклар да кызыксынып тыңлап, үзләренә яңа дини белемнәр алып китәрләр. Дога кылган вакытта Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбыз гафу ителүен, пәйгамбәребезнең шәфәгатен сорарга кирәк.

    – Соңгы вакытта балаларны өлкәннәр белән кунаклар рәтендә табынга утырту гадәте барлыкка килде. Бу кайвакыт кемгәдер ошамаска да мөмкин. Сезнең фикерегез нинди?

    – Минем фикер генә түгел, бу шәригать ягыннан карасак та, дөрес гамәл булып санала. Тик тәртип сакланырга тиеш. Сый-хөрмәт башта өлкәннәргә, кунакларга күрсәтелә. Моны балалар ишетеп, күреп, табын тәртипләрен өйрәнеп үсәргә, тыңлый белергә тиеш. Шул ук вакытта гаиләдәге кечкенә балаларга пәйгамбәрләребез турында шигырьләр, коръән аятьләрен ятлатып кунаклар алдыңда сөйләтергә мөмкин. Мондый мәҗлесләр бит гаилә бәйрәме. Балалар да шул бәйрәмне белеп, күреп, аны үткәрүдә үзләре дә өлеш кертсә, тагын да күркәм булчак. Бу - мөселман гаиләсе тәрбиясенең аерылгысыз өлеше.

    Бәйрәм табынсыз булмый. Табынга нинди ризыклар куярга рөхсәт ителми? Балык ризыкларын, чалынмагач, ярамый, дигән имеш-мимешләр йөри. Балык ризыкларына карата дин ягыннан фикер нинди?

    – Чынлап та, бу имеш-мимешләрдән чыккан сүз. Ризыкларның хәләл, харам ягыннан Аллаһы Тәгаләнең коръән аятьләренә карый торган булсак, анда шундый сүзләр бар, диңгездән булган һәрбер нәрсә сезнең өчен хәләл булып торыр, ди. Ислам динендә балыкны чалу дигән нәрсә гомумән юк. Балык – ул үзенең табигате белән хәләл.

    Мәүлид аенда хәзрәтләр, кунаклар чакырырга мөмкинлек булмаганда да, гаилә белән генә җыелып булса да  бәйрәм итәргә кирәк.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: