Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кызылъяр Сабан туе онытылмаслык булды

    Узган якшәмбедә районның ун авылында Сабан туйлары гөрләде. Авыллардагы бәйрәмнәр, гадәттәгечә, күңелле һәм оешкан төстә узды. Мәсәлән, Кызылъяр Сабан туе авыл халкы өчен дә, кунаклар өчен дә онытылмаслык булды.

    Сабан туе гаилә кыйммәтләрен, халыклар дуслыгын һәм хезмәт сөючәнлеген данлаучы җыр-биюле тамаша белән башланып китте. 2019 елгы Сабан туе әләмен күтәрү хокукы “Кызылъяр” җәмгыятенең, лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итүче тәҗрибәле механизаторы Мөҗип Ганиевка бирелде.

    Кызылъярда бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Матур итеп, зәвык белән бизәлгән мәйдан ерактан ук үзенә дәшеп тора. Сәүдә рәтләре дә шактый күп иде. Сабан туен уздыруга авыл халкы да зур өлеш керткән, кыска гына вакыт эчендә 160 меңнән артык акча җыйганнар.

    – Миңа Сабан туе шул ягы белән ошый – анда дуслар, туганнар, күптән күрешмәгән танышлар, авылдашлар белән очрашырга мөмкин, – дип сөйләде безгә Кызылъярдан Рамил Ямалетдинов. –  Авыл халкы, уеннарда катнашып, көрәш карап, рәхәтләнеп ял итә. Сабан туена ел да килергә тырышам.

    Бәйрәмнең рәсми өлеше кызыклы концерт номерлары белән үрелеп барды. Авыл хезмәтчәннәренә, эштә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре һәм тырыш хезмәтләре өчен мактау грамоталары тапшырылды. Сәхнәдән алар өчен матур теләкләр яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

    Мәйданда Сабан туе бизәге булган традицион уеннар үткәрелде. Баганага менү, авыш баганада йөрү, капчык сугышы, аркан тартышу һәм башка уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп катнашты.

    Әлбәттә, Сабан туе күрке – көрәш. Келәмдә балалар да, өлкәннәр дә бил алышты. Сабан туе батыры булып Кызылъярда туып үскән Альберт Җиһангәрәев калды. Аңа тәкә бирелде.

    Авыл халкының сөенечен уртаклашырга бәйрәмгә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да килде.

    – Сабан туе –  дөньяда күп гасырлык тарихы булган бердәнбер бәйрәм ул. Аны бәйрәм итү традицияләре сакланып калган өчен, халкыма бик рәхмәтлемен. Карагыз әле – бар кеше канәгать, кешеләрнең йөзләре сөенечтән балкый, рәхәтләнеп ял итәләр, туган-тумачалары белән аралашалар. Сабан туе, гаилә бәйрәме кебек, бик яхшы оештырылган!

    Сабан туенда кунаклар да күп иде. Күрше республикалардан килүчеләр дә бар. Шуларның берсе – Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин.

    – Миңа бирегә килү бик ошый, – дип сөйләде безгә ул. –  Баулының дүрт төбәк кисешкән җирдә урнашуы юкка түгел, биредә дуслык, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрүе шуның белән бәйледер, мөгаен. Монда кешеләр бердәм булып эшлиләр дә, бәйрәм дә итәләр, кунакларны һәрчак ачык йөз белән каршы алалар, бик күңелле. Бәйрәмнең бик яхшы оештырылуын әйтеп узасым килә. Дөресен генә әйткәндә, хәтта бәйләнерлек вак-төяк җитешсезлекләрен дә тапмадым. Менә шундый бай тарихлы халык бәйрәмнәреннән халыклар дуслыгы туа, дип саныйм мин. Чөнки Сабан туена күрше төбәкләрдән дә киләләр, һәм биредә бердәмлек рухы хөкем сөрә, афәрин!

    Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: