Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кыр көне – алдынгы технологияләрне өйрәнү мәйданчыгы авыл хуҗалыгы

    Баулы районы делегациясе 2-4 июльдә Лаеш районында Татарстанның кыр көннәрендә катнашты.

    Татарстанда кыр көне ел саен үткәрелә һәм ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алдынгы тәҗрибәне өйрәнүнең иң зур мәйданчыгы булып тора. Анда компанияләр үстерә торган уҗым һәм сабан культуралары участоклары, яңа технологияләр һәм үсемлекләрне селекцияләү ысуллары тәкъдим ителә. Биредә кыр шартларында яңа техниканы да күрергә мөмкин. Шулай ук күргәзмәгә нәселле терлекләр, терлекчелек өчен җиһазлар, азык һәм өстәмәләр, ветеринария препаратлары, технологияләр дә китерелә. Чарада катнашучылар товар белән тәэмин итүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр белән турыдан-туры аралаша, төрле мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлегеннән файдалана ала.

    Әлеге күргәзмәдә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, районыбыздагы тугыз эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре дә булып кайткан. Күргәзмәдә катнашу техника, җиһазлар җитештерүчеләр һәм сатучылар белән элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге биргән.

    Чара кысаларында грант алу конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булган. Бүләкләнүчеләр арасында “Агростартап” һәм “Гаилә фермасы” конкурсларында җиңгән баулылар да бар, алар – Рита Овсеян, Ильяс Таһирҗанов һәм Аркадий Манукян.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: