Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кулларыннан гөл тама

    Яраткан эш белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң түгел. Безнең шәһәрдә дә оста куллы кешеләр бихисап, алар хакында газетада язып торабыз. Бүген сүзебез декоратив курчаклар һәм туй аксессуарлары ясаучы Марина Петрова турында

     Интерьер курчакларын, туй аксессуарларын гадәти кибетләрдән табып бул­мый. Марина исә аларны үзе ясый. Әлеге шөгыль белән ул ике ел ярым элек мавыгып киткән.

    – Беренче туй җыел­масын үземнең бертуган сеңлемнең туена ясадым, – дип сөйләде ул “Баулы-ин­форм” хәбәрчесенә. – Ул аларга шулкадәрле оша­ды, шуннан соң җыелма­лар ясауга чынлап торып керешеп киттем. Инте­рьер курчакларын берен­че тапкыр интернетта күр­дем, алар миңа шулкадәр­ле ошадылар, үзем тегеп карарга булдым. Шулай итеп беренче курчак ки­леп чыкты, аннары икен­чесе, өченчесе... Башта бу бер мавыгу гына иде, анна­ры яраткан шөгыльгә әве­релде.

    Марина туган як музеен­да декоратив-гамәли сән­гать студиясендә эшли. Үзе әйтмешли, төп эше дә иҗат белән бәйле.

    – Мин шәһәрдә узган осталар ярминкәләрен­дә катнаштым. Музей ди­ректоры күреп алып, мине эшкә чакырды, һәм мин шунда эшкә чыктым, – дип дәвам итте Марина. – Ба­лам үзенчәлекле булып ту­ганлыктан, декрет ялында озак утырырга туры кил­де. Игътибарымны бе­раз гына читкә юнәлдерү өчен, нинди дә булса шө­гыль табарга кирәк иде. Чөнки баламның авыруы, бетмәс-төкәнмәс хастаханә юллары эмоциональ хәл­гә йогынты ясый, физик яктан да, мораль яктан да авыр иде. Шуңа күрә мин, төннәрен декоратив кур­чаклар ясап, ял итә идем. Бу шөгыль миңа бик ошый иде. Балама дүрт яшь тул­гач, балалар бакчасына йөри башлады, мин эшкә чыктым.

    Марина эскизларын үзе уйлап таба, макетларын ясый, кием тегә. Ул теләсә кайсы курчакны төрле об­разларда киендерә ала.

    – Образлар тегү процес­сында туа, еш кына мин, эшләнмә әзер булганчы, аның ахыр чиктә нинди бу­ласын да белмим, – ди ул. – Яраткан мавыгуыма күп вакытым китә. Гаиләмдә­геләр мине аңлый, алар – төп булышчыларым. Аларның ярдәменнән башка кыен булыр иде. Хуҗалык эшләрен, йорт мәшәкатьләрен, нигездә тормыш иптәшем башка­ра. Яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкин­легем булган өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.

    Яраткан мавыгуы белән шөгыльләнеп, Марина иҗат дөньясына чума. Анда ул тынычлана, күңеле ял итә. Ә якыннары моның өчен бар шартларны туды­ра. Мәсәлән, Марина үте­нече белән, тормыш иптә­ше Алексей аңа тынычлап иҗат итәр өчен бер поч­мак булдырган.

    – Хыялым чынга ашты, дип әйтергә була. Ирем лоджияне үзгәртеп яса­ды, яхшы гына остаханә килеп чыкты. Хәзер мин төннәрен, яраткан музы­камны куеп, тынычлап эшли алам. Мин бар нәр­сәнең үз урынында ятуын, кул астында булуын яра­там. Биредә якты, бу да бик мөһим. Хәзер мин белем алу, тагын да күбрәккә өй­рәнү, төрле мастер-клас­сларда катнашу турында хыялланам, – ди Марина.

    Марина дөньяга матур­лык бүләк итә. Бу аның ту­мыштан килгән сәләте. Ул аны вакытында күрә бе­леп, аны үстерүгә һәм ка­милләштерүгә ирешкән.

    – Иҗатка, кул эшләренә осталык әтиемнән килә, дип уйлыйм. Ул да алтын куллы, бар нәрсәне эшли белә, – ди ул. – Мин үзем дә теләсә кайсы нәрсәне тегә алам. Чынлыкта, бер­нәрсәдән дә курыкмаска, бар эшкә өйрәнергә була, иң мөһиме  – теләк булып, иҗат итү. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: