Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Кандыз халкы балык белән сыйлана (В Кандызе рыбные дни)

    Районыбызда су басудан мораль һәм матди зыян күрүчеләр саны шактый булды. Бу ташулар кайбер кешеләрнең берничә еллык хезмәтләре, тырышлыклары нәтиҗәсен күрү өметләренә "аяк чалды".

    Кандызда яшәүче Рөстәм Фәттахов 1994 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 2006 елдан бирле авыл янәшәсендәге буада балыклар үрчетә. Әмма быел табигать көйсезлеге аның планнарын үзгәрткән. Суның бик күп агып килүе сәбәпле, ул буадан суны берникадәр җибәрергә мәҗбүр булган, быел сатылырга тиешле балыклар да су белән бергә агып киткән. Фермер сүзләре буенча, кимендә, 10 тонна балык. Кемгә бәла, кемгә мал дигәндәй, шушы берничә көн буе авыл халкы чиләкләп яки капчыклап Кандыз елгасы буеннан балык җыйган. Рөстәм Рифкат улы әйтмешли, исраф булмасын...

    Бу хәл инде икенче мәртәбә кабатлана. 2010 елгы язда да ул буа суын җибәрергә мәҗбүр булган. Фермерның фикеренчә, моның сәбәбе - Фоминовкадагы ясалма күлләрдә. Аларны заманында нефтьчеләр җитештерү максатларында ясаган булганнар. Язын шуларның сулары китеп, Кандызга таба ага.

    Без бу уңайдан Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Поповка шалтыраттык (Фоминовка авылы бу җирлеккә карый). Аның әйтүенчә, күл чыннан да тулган, ләкин аннан астарак урнашкан дамба җитди зыян күрмәгән. Әгар дамба чыдамаган булса, Кандызга тагын да ишлерәк су агылган булыр иде.

    Кандыз фермеры буасында килеп туган хәл табигый процесслар яки кемнеңдер эшчәнлеге нәтиҗәсеме - ничек кенә булмасын, Р.Фәттахов хәзер зыян күрүе аркасында гына түгел, ә киләчәге өчен дә борчыла. Ни дисәң дә, XXI гасырда эшмәкәрлек табигатьнең көенә генә бәйле булырга тиеш түгелдер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: