Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Исергәптә иҗат кичәсе үтте

    Кичә Исергәп мәдәният йортында әлеге авылда гомер итүче Камил Шәмсуаровның "Яшәү яме" дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Тирән эчтәлекле чара бик җылы үтте.

    Һәр авылның, һәр төбәкнең һәм халыкның үз тарихы, талантлы шәхесләре, буыннан-буынга күчкән истәлекле вакыйгалары һәм гореф-гадәтләре бар. Киләчәк буынга әлеге мирасны язып калдыруны илебез, җиребез, телебез һәм милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр үз бурыч итеп ала. Шундый тынгысыз җаннарның берсе - Камил Шәмсуаров. Чара барышында ул сәхнәдән авылдашларына, чараны әзерләүчеләргә, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде.

    - Исергәп авылы тарихы - ул бик бай, аны өйрәнгән саен, тирәнрәк үзләштерәсе килә. Үсеп килүче балаларыбыз авылда нинди кешеләр яшәгәнен, безнең авылга гына хас булган гадәтләр, бәйрәмнәр турында ишетеп, укып үссеннәр иде, - диде ул. - Беренче китабым гади генә шигырьләр җыентыгы булса, икенче, өченче китапларым Исергәп тарихы, анда яшәгән кешеләр турында. Ул китапларны авылыбыз кешеләреннән кем генә кулына алса да, үзенең якыннарын, әби-бабаларын таный ала, урамнар, тыкрыклар, таулар, хәтта болын-үзәннәрнең дә халык телендә үз атамалары барлыгын белә ала. Ә авылыбызның зирәк, шук һәм җор телле булуы аның авылдагы һәр кешедә бирелгән кушаматларыннан күренә.

    Камил Шәмсуаров сүзләренчә, авыл тарихын язарга алынганда байтак кына архивларда эзләнергә, читтә яшәгән өлкән яшьтәге авылдашларны эзләп табып аралашырга, ерак араларны үтәргә туры килгән. Әлеге өченче китабын бастыруда иганәче авылдашларының зур ярдәм күрсәткән.

    - Авыллар тарихын, инде бетеп килгән авылларның тарихын барлау - бүгенге көндә бик актуаль, - диде район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. - Камил ага, сез бик зур һәм кирәкле эш башкарасыз. Районыбызда шундый кешеләр барлыгы белән без чын күңелдән горурланабыз, сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз. Безнең максат - районыбыздагы булган һәм инде беткән авылларның тарихын язып, районыбыз энциклопедиясен булдыру. Бу хакта Казан шәһәрендә шушы көннәрдә генә узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган форумда да сүз барды. Үткәнебезне, авылларыбыз тарихын барлау туган якны өйрәнүчеләргә, тарих укытучыларына бурыч итеп куелды. Әлеге энциклопедияне булдыруда да сезнең өлешегез булыр дип ышанам.

    - Мин Камил Шәмсуаровның иҗаты белән күптән таныш, - дип үз сүзен башлады "Хезмәткә дан" район газетасының баш мөхәррире, Баулы телевидениесе директоры Сәгыйть Әхмәтҗанов.- Аның шигырьләре моннан күп еллар элек үк район газетасы битләрендә һәрдаим басылып торды. Язу алымы үзенчәлекле, матур чагыштыруларны оста итеп укучысына бирә белә. Ә авыл тарихын язуына килгәндә, бу бик зур, күләмле һәм җаваплы эш дияр идем. Уңышлар телим.

    Ике сәгатьтән артык барган иҗат кичәсе авыл үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды. Алар арасында Камил Шәмсуаров сүзләренә якташыбыз көрәшче, җырчы, композитор Вил Усманов иҗат иткән җырлар да яңгырады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: