Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Исергәп авылында зират төзекләндерелә

    Исергәп авылының Ленин (халык телендә Әтәмби башы) урамындагы зиратта төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көндә авыл халкы тырышлыгы белән йөз меңнән артык акча җыелган.

    – Беренче май көнне безнең урам егетләре зиратка өмәгә бардылар. Шунда искергән коймаларны яңага алыштырырга кирәк дигән фикергә килгәннәр, – дип сөйләде безгә Римма Нәгыймова. – Шуннан соң, унбишләп ир-егет узган җомга-шимбә кабат зур өмәгә җыелдылар.

    Өмәне оештырып, башлап йөрүче Илдар Нәгыймов сүзләренчә, ике көн өмә барышында иске коймалар тулысынча алынган, зур агачлар киселгән. Баганалар утыртылып, тимер профиль тотылган.

     

    Исергәп авылында барган зур өмә, изге эш хакында тулырак Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында карарга мөмкин булачак.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Р.Нәгыймова фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: