Исергәп мәктәбенең яңартылган музее үз ишекләрен ачты
Бүген Баулы районының Исергәп авылы мәктәбендә капиталь ремонттан соң музей бүлмәсе үз ишекләрен ачты.
Үткәннәрдән хәзер инде тарих битләренә кереп калган истәлекләрне туплап торучы туган якны өйрәнү музее тантанасына мәртәбәле кунаклар, ветеран укытучылар, авыл халкы, район җитәкчелеге, Баулы якташлар җәмгыяте рәисе Нурислам Хәбипов та чакырылган иде.
Исергәп авылында музейга материаллар туплау эше 1964 елда башлана. 1970 елда Бөек Ватан сугышының 25 еллыгына Исергәп урта мәктәбендә Сугыш һәм хезмәт даны музее ачыла. Соңгы елларда мәктәп директоры укытучылар белән берлектә музей бүлмәсен яңарту, киңәйтү өстендә эш башлый. Моның өчен әлбәттә финанс ярдәме кирәк була. Бу эшкә бик теләп Исергәп авылы мәктәбен 1982 елда тәмамлаган, бүгенге көндә Башкортостанның Мәләвез шәһәренең сыра заводы директоры Ирек Габбасов алына. Ул иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Тантаналы ачылуга кадәр килгән һәр кунак – Исергәп мәктәбен кайчандыр тәмамлап чыккан, укытучы булып эшләгән кешеләр һәм башкалар музей фондына үз бүләкләрен тапшырды, узган еллар истәлекләре белән бүлеште. Тантанага төп иганәче Ирек Габбасов та буш кул белән кайтмаган. Туган мәктәбенә ул баян бүләк итте.
80 квадрат метр мәйданда урнашкан музей яңа сулыш алган. Ремонт эшләре ел дәвамында алып барылган. Биредә түшәмнәр, диварлар яңартылган, экспонатлар кую өчен пыяла стеллажлар барлыкка килгән, идәнненә йомшак келәм җәелгән.
- Минем күршем, бергә уйнап үскән Илдар Нәгыймов миңа мөрәҗагать итте, – ди иганәче Ирек Габбасов. – Мәктәп директоры Ландыш Габделова белән эш күләме белән таныштык. Әкрен генә эшне түшәмнәрдән башлап җибәрдек. Нәрсәләрне алыштырырга, яңартырга кирәклеген эш дәвамында ачыкладык. Шулай итеп реконструкция ясап куйдык. Без шул авылда туып-үскән кешеләр бер гаилә кебек. Музейда булган экспонатларның барысы да миңа таныш. Авылдан киткәнемә дә 40 елдан артык гомер узды. Барысы һаман да күңелгә якын, үткәннәргә кайткандай булдым.
Күмәк көч кулланып башкарылган эшнең нәтиҗәсе куренеп тора. Бүгенге көндә мәктәп музее күзгә күренеп тулыланган. Бирдә яңа экспонатлар барлыкка килгән. Авыл халкы материаллар, экспонатлар туплауда бик актив катнашкан.
Римма Нәгыймова музей җитәкчесе булып 2020 елдан башлап эшли.
- Музейның бер ягында авыл тарихы, гражданнар сугышына багышланган материаллар, колхоз тарихы, Бөек Ватан сугышы турында стендлар, экспонтлар, урын алган, – дип сөйли ул. – Икенче якта көнкүреш кирәк-яраклары урнашкан. Иң беренче чиратта авыл буйлап экспонатлар җыйдык. Алар арасында чүплеккә чыгарып ташланганнары да бик күп. Барысын да җыеп чистарттык, комганнарны, мәсәлән, кемнең абзарыннан, кемнең келәттеннән җыеп алдык. Барысы да укытучылар, укучылар һәм авыл халкының күмәк эше.
Светлана Әхмәтханова сигезенче сыйныфта укый, музей ачылуга ул да шат.
– Әлеге музей безгә бик ошый, һәр атна сыйныфташларыбыз белән музейга керербез дип уйлыйм, – ди Светлана. – Монда безнең өчен кызыклы, сирәк очрый торган экспонатлар бар. Туган ягыбыз тарихын өйрәнү өчен бик кирәкле музей ул.
Чара азагында кунакларга музей буйлап экскурсия уздырдылар.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев