Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Иң яхшы бильярдчы ачыкланган

    Баулыда, районның 90 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап, рус бильярды буенча шәһәр беренчелеге үткәрелгән.

    Ярышларда яшь буенча чикләү булмаган, анда теләге булган һәркем катнаша алган. Киеренке уеннардан соң, беренче урын алган “Баулынефть” идарәсе ветераны Владимир Кузнецов ярышларның абсолют җиңүчесе булып танылган. Икенче урынны “Баулынефть” идарәсе операторы Денис Белов алган, өченче урында – “Алойл” предприятиесе геологы Тимур Мифтахов. Башка катнашучылар да билгеләп үтелгән: “Баулынефть” идарәсенең 73 яшьлек ветераны Георгий Морозовка – “Иң өлкән катнашучы”, Айрат Садриевка (“Алойл”) – “Иң кече катнашучы”, Салават Идиятуллинга (“Алойл”) – “Җиңүгә омтылыш өчен”, Дамир Гадрәфыйковка (Әлмәт хәрбиләштерелгән отряды) “Иң техник уенчы” дипломнары тапшырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: