Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ходай Тәгаләдән ярдәм сорыйлар

    Быелның җиде аенда Баулы районында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка арткан.

    Агымдагы елда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә 9 кешенең гомере өзелгән, бу узган елның җиде аенда үлүчеләр санына караганда җидегә артыграк. Юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны шулай ук арткан, быел юлларда 52 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алса, былтыр 42 кеше зыян күргән булган. Быелның җиде аенда балалар катнашында 11 юл һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда алты очракка күбрәк.
    Аварияләрнең 69 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Мәсәлән, тизлекне чамадан тыш арттыру нәтиҗәсендә 12 юл һәлакәте булган, аларда дүрт кеше үлгән. Машина йөртүчеләр тарафыннан тиешле дистанцияне бозу аркасында биш авария килеп чыккан, әлеге юл һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелгән. Каршы як юнәлештәге юлга чыгу аркасында дүрт авария теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган. Җәяүлеләр гаебе белән быел биш һәлакәт булган, аларда бер кеше үлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләр санының быел 70 процентка артуы күзәтелгән.
    Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсе начальнигы Азат Минһаҗев әйтүенчә, аварияләр саны күбәюенең сәбәпләренең берсе - транспорт саны артуы. Мәсәлән, бүген Баулы районында бер мең кешегә өч йөз машина туры килә. Быелның җиде аенда гына районыбыз юлларында 570 яңа машина барлыкка килгән.
    - Бигрәк тә чит ил автомобильләре саны нык арта. Ә менә нәкъ андый машина руле артында кеше үзен ышанычлырак итеп сизә, зуррак тизлек белән йөри, - дип сөйли Азат Раушат улы. - ЮХИДИ хезмәткәрләрен кыскарту нәтиҗәсендә инспекторларның җитешмәве дә нык сизелә, әлбәттә.
    Юл-транспорт һәлакәтләре арта, әмма юллар начар булуы сәбәпле килеп чыккан аварияләр саны киресенчә кими. Мәсәлән, быелның җиде ае нәтиҗәләре буенча, әлеге сәбәп аркасында булган аварияләр саны бер процентка кимрәк теркәлгән.
    Быелгы аварияләрнең 36 проценты июль аенда булган һәм аларның 30 проценты Казан-Оренбург трассасының 360-385 чакрымнарына, ягъни УТТдан алып Николашкино авылы борылышына кадәрге участокка туры килгән. Әлеге урында сигез кеше һәлак булган. Азат Раушат улы әйтүенчә, бу очракта алар кайбер чаралар күрергә мәҗбүр булган, җирле православие дине әһелләре әлеге юл участогына чыгып дога укыганнар һәм изге су сипкәннәр. Шулай ук имам да биредә Коръән укыячак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: