Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Гражданнар сугышы елларында Яңа Шалты

    Күптән түгел Баулының үзәк китапханәсендә “Яңа Шалты” дип аталган китапны тәкъдир итү булды. Китапның авторлары – Шалтыда туып-үскән бертуганнар Алмаз Шәрифуллин һәм Резидә Шәрәфиева. Әлеге китапны әзерләгәндә авторлар әтиләре Зиннур Шәрифуллин заманында туплап калдырган документларга һәм өлкәннәр авызыннан язып алынган истәлекләргә дә таянганнар. Бүген сезгә әлеге китаптан шундый бер өзек тәкъдим итәбез.

    Авылыбызда гражданнар сугышы чорында барган вакыйгаларны без Бәдретдин Ваһапов һәм чапаевчы Динмөхәммәт Мирсәяпов, Шәйдуллин бабай, Габдулла бабай, Имаметдин Сәяхов, Миңлекамал Ибраевалар сөйләве буенча хәтеребездә торгызабыз. Алар бу вакыйгаларның шаһитлары булган, ә хатирәләр 1966 елда язып алынган.

    Бәдретдин Ваһапов истәлекләреннән: 

    Чапаев дивизиясе Шалтыда “1919 елның май ае, унберенче май кебек хәтердә. Без Хисмәтуллалар белән кырда идек. Хисмәтулла авылга кайтып килде. Килеп җиткәч, озак кына сүзен әйтә алмый торды һәм “Салихка аклар килгән. Тиздән Шалтыга киләчәкләр», – диде. Без эшләребезне ташлап, авылга кайтып киттек”. Бу Колчак гаскәрләре калдыклары иде. Аларны озак сугыштан соң, Чапаев дивизиясе Богырысланда тар-мар иткән булган. Өреп кап, авызың пешмәсен! “Безнең авылга, кара каргалар ябырылгандай, аклар килеп керде. Алар авылның төрле йортларына кереп, аш пешерүне таләп иттеләр, төрлечә җәберләделәр. Мылтык терәп ату белән куркыттылар. Әлеге тәмле ашап кына өйрәнгән буржуй бай балалары менә ит ашыйбыз дип кенә торганда, авылда “Кызыллар килә!” дигән тавыш яңгырады. Әйе, бу Чапаевның атаклы 25нче дивизиясенең, Оренбург, Башкортстан якларын аклардан чистарта килеп, Габдрахман ягыннан безнең авылга килеп керүе иде. Шалтыда 225нче полкның 75нче бригада солдатлары, ә соңрак командиры И.Кутяков булган 73нче бригада да килеп кушылды.

    Аклар тревога күтәреп җыйналдылар, ничек кенә булса да кызылларны тоткарларга тырыштылар. Кызылларга авыл крестьяннары да булышты. Алар абзар, йорт ышыгыннан акларга аттылар. Яралы солдатларга ярдәм күрсәттеләр, азык белән тәэмин иттеләр. Аклар Сөярмәтнең очлы тавы башына урнаштылар. Ә кызыллар пушкаларын куеп, акларга ут ачтылар”.

    Аклар халыкны талады

    “Авылга басып кергән аклар халыкны төрлечә җәберләделәр, сарыкларын, сыер, атларын талап алдылар, суеп ашадылар. Кешеләрне йортларыннан куып чыгардылар. Кызыллар Шалтыга килгәч, алар барысын да ташлап качтылар. Халык бу әйберләрне җыеп, кызылларга тапшырды. Рәтамак ягына чыгып, акларга бер кеше хәйләләп: “Кызыллар Шалтыдан киттеләр инде!” – дигән. Аклар яңадан безнең авылга килә башладылар. Авылга якынлашкач, аларның күбесен безнекеләр кырып ташладылар. Кызыллар ягында бик күп татар егетләре бар иде, алар сугышкан вакытта мөселман киемендә сугыштылар. Кызыллар армиясе сан ягыннан да берничә тапкыр артык иде”.

    Чапаевчы Динмөхәммәт Мирсәяпов истәлекләреннән:

    Шалтыдан чапаевчылар

    “1919 елның язы иде. Акларны куып, Шалтыга кызыллар килеп керде. Күперне аклар шартлатып киткәнлектән, чапаевчылар безнең авылда өч көн тордылар. Мин дә, үзем теләп, Чапаев отрядына язылдым. Кулыма мылтык алдым, иптәшләремдә пулемет, кылыч, пушкалар иде. Ык елгасы аша салынган күперне рәтләгәч, без акларны куып, Рәтамак, Кушкаран аша Бәләбәйгә киттек. Шул вакытта Чапаев безгә үз кулы белән 300 сум акча бүләк итте. Бу дивизиягә безнең авылдан, үзләре теләп, 38 кеше язылды”. 

    Чапаев үзе Шалты аша үтмәгән, ә Башкортостан буйлап, Ыкның уң яры буйлап акларны куган. Исән чагында Канипов Газыйм бабай: “Чапаев артиллеристлары белән Сөярмәт аша узды. Алар Ык аша башкорт ягына чыгарга омтылган акларның кирәген бирделәр”, – дип сөйли иде. 

    Шәйдуллин бабай истәлекләреннән: 

    “Без әти белән өянке кисә идек. Габдрахман авылы ягыннан унлап кылычлы-сөңгеле җайдаклар авыл читендә туктады. Икесе авыл эченә кереп безнең тыкрык аша өске урамга менә башлады. Кызыллар мулланың абзар түбәсеннән, Мирза Самигуллин агайның лапас түбәсеннән ата башладылар. Аклар кире борылып чаптылар. Кандыз елгасы аша салынган күпергә кергәндә бер атның корсагына пуля тиде. Ул авыл башындагы сөргән җиргә чыгып җан бирде. Хуҗасының да эченә пуля тигән булган. Аны, кемнеңдер мич башында яшеренгән җиреннән алып чыгып, күпер буендагы алачык каршында атканнар һәм күмгәннәр дип, сөйлиләр. Кабере, әлбәттә, билгесез. Ләкин анда корбан булган солдат гаепсез иде”. 

    Имаметдин Сәяхов истәлекләреннән: 

    “1918 елның көзе. Иртән әни белән казларны ашатып, келәтне яптык. Бездә әсир мадъяр солдаты тора иде. Ишек алдына өч ат җиккән тарантас килеп керде. Аннан аркылы-торкылы каеш- лар белән кылыч, мылтыклар таккан офицерлар сикереп төштеләр. Алар артыннан корал төягән өч олау килеп туктады.

    Бабай иртәнге намазын укый иде. Ул саҗдәгә тезләнгән чагында берсе наганын чыгарып, бабайның артына терәде, ләкин атмады. Алар келәттәге биш-алты казның муенын кылыч белән чаптылар да, күрше хатын-кызларын җыеп йолкыттылар, тазарттырдылар. Аннан соң тураклап казанга тутырдылар. Аларның пешкәнен көтеп утырганда берсе урамнан йөгереп керде дә, кызылларның килүен хәбәр итте. Алар ашык-пошык кына җыендылар да, атларын җигеп, урам буйлап Ык күперенә чаптылар. Корал төялгән бер арбалары калды. Чөнки бер атлары аксаган иде, аны аягына бастыра алмадылар. Ул чагында аларда ат кайгысы да, корал кайгысы да калмаган иде. Без үзебезнең атларны әрәмәгә яшергән идек.

    Аклар Сөярмәт ягына чыгып, артларыннан күпергә ут төртү сәбәпле, озак та үтмәде Ык күпере янды. Кичкә таба авылга кызыллар килеп керде. “Пәриле тау”га тупларын куеп, Ык аркылы Сөярмәт тавына аттылар. Безгә дә килеп керделәр. Ишек алдындагы кораллар төялгән арбага безнең атны җиктереп (без аклар киткәч, аларны яшергән әрәмәдән алып кайткан идек), әтине үзләре белән алып киттеләр. Капка төбендә бер буралык каен бүрәнәләре ята иде. Кызыллар аны Ык буена ташып, күпер салып,  Уфаягына киттеләр. Әтине, Чишмә стансасына җиткәч кенә, аты-ние белән кайтарып җибәргәннәр. Унбиш көн дигәндә, исән-сау әйләнеп кайтты, Аллага шөкер!”

    Миңлекамал Ибраева истәлекләреннән:

    “Кызыллар ике ак офицерны әсирлеккә алганнар. Офицерларның берсе татар кешесе булган. Аларны хәзерге мәктәп өстендәге тауга алып килеп атканнар. Берсе тезләнеп, бик елап үтенсә дә, шәфкать күрсәтүче булмаган ”.

    Габдулла бабай истәлекләреннән:

    “Сугыш халыкны күпләп кырды дип әйтмәс идем мин. Халык 1921-23 елларда ачлыктан күпләп үлде. Бу елларда бер көн эчендә икешәр-өчәр мәет күмгән көннәр булды. Ә шулай да, халык инсафлырак, мәрхәмәтлерәк иде ул елларда”. 1921 елда Идел - Чулман буйларында коточкыч ачлык хөкем сөргән. Җәй буена җиргә бер генә тамчы яңгыр да төшмәгән. Уннарча мең кеше ачлыктан кырылган.

    Хәтта этләрне, песиләрне дә ашап бетергән халык. Авылда халык саны бик нык кимегән. Ул еллар “Алабута елы” дип тарихка кереп калган. Күп кешеләр әнә шул алабута, кыргый үләннәр ашап исән калганнар да.

    Нишлисең, шундый кырыс заманнар булган. Авыл картлары: “Шалты авылы революция, гражданнар сугышы чорында алтмыштан артык ир-егетен югалтты”, – дип сөйлиләр иде. Революция алдыннан җитмешкә якын шалтылы армия сафында булган. Күбесе 1914 елны сугышка алынганнан сон кайтмаган булган әле. Патша армиясендә хезмәт иткән егетләрнең кайсылары аклар ягында, кайсылары кызыллар ягында торып сугышкан. Шуларның бер унбишләбе генә өйләренә яраланып булса да кайту бәхетенә ирешкән. Чапаев дивизиясе белән киткәннәрнең дә дүртесе генә исән калган. Моннан башка, аклар белән авылда булган бәрелештә дә үлүчеләр булган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: