Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Чәчүгә әзерләнәбез

    Авыл хуҗалыгы тармагының үткән елдагы эшенә тулы икътисади анализ, кышлату чорында терлекчелек тармагының эш нәтиҗәләре, язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре чираттагы авыл хуҗалыгы семинарында күтәрелгән төп темалар булды.

    Семинарның практик өлеше "Колос" кооперативының машина-трактор паркында хуҗалыкларның чәчүлек орлык үрнәкләрен, кар астыннан казып алынган уҗым культуралары монолитларын, сабан культураларының шытучанлыгын тикшерү тәҗрибәсе нәтиҗәләрен караудан башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәрбер хуҗалыктан орлык үрнәкләре алганнар һәм семинарда катнашучыларны аларны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Быел хуҗалыкларга чәчүлек материал белән җитди шөгыльләнергә туры киләчәк, чөнки кайберләрендә аның 10 проценты чамасы икенче фракцияле һәм, "Россельхозцентр"ның Баулы районы буенча филиалы начальнигы Әнвәр Фәттахов әйтеп үткәнчә, фитопатологик анализ аларның 40 процентка кадәргесе төрле авырулар белән зарарланган булуын күрсәткән. Яхшы уңыш алуны максат итеп куйганда, орлыкларны кабат калибровкаларга һәм чәчү алдыннан биологик һәм химик препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Ә алга шундый максатны куеп эшләү - заман таләбе, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт субсидияләре масса репродукцияле орлык белән эшләгән очракта бирелмәячәк. Быел министрлык масса репродукцияле орлык күләме 15 проценттан артмаска тиеш дигән таләп куйган һәм бу таләп елдан-ел кырысланачак.
    Семинарда "Россия-Татарстан" телеканалының иҗат төркеме дә эшләде. Аларга биргән интервью вакытында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев, кар аз булу сәбәпле, уҗым бодаеның 100 процент мәйданда һәлак булуы турында хәбәр итте. Көзге арышның да күп өлеше өшегән. Шул сәбәпле, быел игенчеләргә ул мәйданнарга сабан культуралары чәчәргә туры киләчәк. Бу инде хуҗалыкларга өстәмә рәвештә орлык юнәтергә кирәк булачак дигән сүз. Шуңа күрә район башлыгы Альберт Хәбибуллин, язгы чәчү кампаниясен вакытында башлап җибәрү өчен, бүгеннән ук барлык көчләрне мобилизацияли башларга дигән күрсәтмә бирде.
    Семинарның практик өлеше "Колос" кооперативының товарлыклы-сөтчелек фермаларында дәвам итте. Бу хуҗалыкта көтүне яңарту технологы кабинеты компьютерлаштырылган һәм биредә "Селекс" программасы буенча эшлиләр. Аның ярдәмендә һәрбер сыерның нәселен яхшы беләләр. Тудыру бүлегендә безгә уникенче тапкыр бозауларга җыенучы "Тамчы" кушаматлы сыерны һәм аның нәселен дәвам итүче "кызларын" күрсәттеләр. Бу хуҗалыкта һәр терлекнең нәселен, холкын яхшы өйрәнеп, көтүгә продукция бирүчәнлеге зур булган малларны кушуга җитди игътибар бирәләр. Ваешур авылындагы фермада исә, нигездә, көтү яңартачак яшь таналар тәрбияләү белән шөгыльләнәләр.
    Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Покровский Урыстамак авылы мәдәният йортында үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары икътисад, терлекчелек, игенчелек буенча чыгыш ясадылар. Һәрвакыттагыча, бу очрашуда да хуҗалыкларда көтүне яңарту технологлары булып эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын арттыру турында сүз күтәрелде. Министрлык тарафыннан 2012 ел көтүне яңарту елы дип игълан ителгән иде бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: