Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бүген – Мәдәният хезмәткәре көне

    Төрле сикәлтәле юллар, авырлыклар, сайланулар һәм тәвәкәллек аша үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне эзләп табучы үҗәт җаннар байтак. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында тавыш режиссёры булып эшләүче Илдар Хәсәнов – шуларның берсе.

    Татарстанның Буа районында туып, кечкенәдән үк музыка “җене” кагылган малай, мәктәпне тәмамлау белән... укучым бу урында хәзер аны музыка мәктәбенә киткән дип укырга тиеш иде. Ләкин юк, Илдар очучылар әзерли торган авиация институтына укырга китә.

    – Әлеге уку йорты яхшы иде, тик миңа ошамады. Бер ел укыганнан соң, мин Горький шәһәренең (хәзерге Түбән Новгород) хәрби училищесына барып кердем, – дип сөйләде безгә Илдар Фоат улы. – Юк инде, руслар әйтмешли “не моё” булды бусы да. Анда бары тик бер генә ай укыдым. Чөнки мин ирек яратам, ябык ишекләр артында озак була алмыйм. Шуннан соң мин Казан шәһәренең мәдәният институтының театр бүлегенә укырга кердем.

    Менә шул адымы Илдар Хәсәновның күңеле теләгән эшкә алып килә дә инде. Укыган елларында аңа Шириаздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт кебек танылган остазлар дәрес бирә.

    – Әлеге олуг шәхесләр миңа режиссёрлык мәктәбен генә түгел, ә тормыш дәресләре дә бирде, – ди Илдар Хәсәнов. – Алар мине дөрес яшәргә өйрәтүчеләр дә булдылар. Тормыш мине кай тарафларга гына илтсә дә, минем күңелемдә моң, музыка яшәде. Укуымны тәмамлап, Буага кайттым, анда бераз эшләгәч, язмыш мине Яр Чаллы шәһәренә алып китте. Анда “Төзүчеләр” мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Эшемне яратсам да, Чаллыны яратмадым, ияләшә алмадым, кире Буага кайттым.

     Аны “Шатлык” студиясенә аранжировка ясаучы итеп эшкә чакыралар. Моңа кадәр андый эшне белмәгән егеткә баштагы вакытта бераз авыр була әлбәттә. Тик аңарда булган тырышлык, үҗәтлек бу һөнәрне дә үзләштерүгә юл ача.

    – Үзем эшкә килдем, яңа, миңа таныш түгел аппаратура бераз куркытты да,  – ди Илдар Хәсәнов. – Шулай да сер бирмәдем, кулым бар, колагым ишетә, башым эшли... Ник өйрәнеп карамаска? Сер түгел, көне-төне аппаратура инструкцияләрен, белешмәләрдән карап, барысын да өйрәнергә туры килде. Бер ай вакыт та үтмәде, мин уйларым, бар булмышым белән эшкә чумган идем. Аранжировка ясау белән бергә, хәтта үзем дә җырлар яза башладым. Шушы, нәкъ шушы эшне эзләдем бит мин дип, көн саен сөенеп эшкә килә идем. Бу эшне тәмам үзләштереп бетереп, үз студиямне булдыру теләге дә уянды.

    Хыяллар тормышка аша, Чаллыда ул үз студиясен ача. Ул елларда аңа Салават, Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина, Азат Тимершәех, Алмаз Ишморатов, Дәниф Шәрәфетдинов кебек татар эстрада йолдызлары белән эшләргә туры килә. Тик Илдар Хәсәнов башта ук әйткән сүзләренчә, ул Чаллыны, Чаллы аны барыбер “яратмый” булып чыга. Җитди сәбәпләр аркасында студия эше озак бармый. Һәм ул артистлар белән гастрольләргә чыгып йөри башлый. Җиде елга якын Закир Шаһбан төркемендә эшли. Җырлар иҗат итә.

    – Бервакыт шулай газета укып утырганда бер шигырьгә тап булдым, ул шигырь үзе җырлап тора иде, – дип сөйли Илдар Хәсәнов. – Кулга гитара алдым да, шунда ук уйнадым. Миңа Шәфәгать Салихов баян белән кушылды. Шулай итеп “Бәхет”, соңрак Шәрига Таһирова сүзләренә “Кара каш, бөдрә чәч” җыры барлыкка килде. Вадим Усманов ярдәме белән аранжировка ясалды.

    Әлеге җырлар очраклы рәвештә Хәмдүнә Тимергалиева кулына килеп эләгә.

    – Буага кайткан көннәр иде. Мәдәният йортыннан чыгып киләм. Кулымда магнитофон. Кассетада яңа язган җырым иде, – ди Илдар Хәсәнов.– Бәхетемә каршы димме, каршыма бусагада Хәмдүнә апа очрады да, кассирны сорады. Минем кем булуым белән дә кызыксынды. Мин үземнең яңа язылган җырым булуын, шуны тыңлатыр өчен әти-әнием янына барышым турында әйттем. Ул мине туктатты да, әйдә, җырыңны тыңлап карыйк әле, диде. Тыңлады да, җырны сорап алды. Шулай итеп минем җырларым уйламаган җирдән иң популяр җырчы кулына эләкте. Бер-ике ел элек бу җырның яңа варианты да эшләнде.

    Үзенең чын бәхетен яраткан һөнәрендә тапкан, иҗат казанында кайнап яшәргә өйрәнгән Илдар Хәсәнов бүгенге көндә үзен бик бәхетле саный. Эшеннән башка бер көн яшәешне дә ул юкка узган гомер белән тиңли.

    – Эшемне шулкадәр яратам, аннан башка миңа яшәү юк, – ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: