Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы мәчетендә балалар өчен бәйге үткәрделәр

    «Өмет» мәчетендә малайлар арасында азан укучылар бәйгесе үтте, ә кызлар Корьән укуда ярыштылар, дип хәбәр итә Баулы мөхтәсибәте сайты.

    Чарага Татарстан көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшин чакырылган. 10 яшькә кадәргеләр арасында Газиз Хәмитов, 10 яшьтән зурраклар арасында - Әхмәд Зыязов җиңгән.

    Кызлар арасында Азалия Хуҗакаева җиңүче булган.

    Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Башка катнашучылар да игътибарсыз калмаган, аларга кызыксындыру бүләкләре таратканнар. Аннары балаларга чәй табыны оештырганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: