Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулының үзәк китапханәсендә тарихи-мәдәни чара үтте

    Үзәк китапханәдә “Минем җырым сиңа туган ягым!” дип исемләнгән тарихи, иҗади кичә үтте. Чара ТАССРның 100 еллык, районның 90 еллык юбилеена багышланды.

    Чара үз эченә тарихи вакыйгаларны алган кыска гына фильм белән башланды. Фильм моннан бер гасырга якын вакытны артка чигереп, Баулы районы, шәһәре барлыкка килүне күзалларга ярдәм итте, бүгенге көннәргә алып кайтты.

    Республикабыз һәм районыбыз турындагы тарихи-мәдәни чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Районыбыз артистлары – Саҗидә Әхмәтҗанова, Зәйтүн Муллаянов, Ленар Солтанов чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Икенче санлы мәктәпнең “Родничок” балалар ансамбленең удмурт телендә җыр башкаруы өлкәннәр күңеленә хуш килде. Нәни артистларны көчле алкышларга күмделәр.

    Чара барышында сугыш чоры балалары Мөбәширә Исаметова һәм Гасыйма Сәетова балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар кичә кунакларын еларга да, елмаерга да мәҗбүр иттеләр. Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасында укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: