Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылының армиядә башланган дуслыгы гомерлек

    15 февральдә безнең илдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көне билгеләп үтелә. Шул сугышта катнашырга туры килгән кешеләр бу көнне хәрби пехота машинасы һәйкәле янында җыелалар һәм һәлак булган хезмәттәшләрен искә алалар.

    1983 елның 25 декабреннән 1986 елның 3 февраленә кадәр Баулы шәһәрендә яшәүче Сәетнур Азизов Әфганстанда хәрби хезмәт үткән. Ә чакырылыш яше җиткәнчегә кадәр ул махсус курсларда укырга һәм хәрби белгечлек – бронетранспортер йөртүче йөнәрен үзләштерергә өлгергән.

    Аны сентябрьдә армиягә алганнар. Декабрьгә кадәр Төньяк Осетиядәге Орджоникидзе шәһәрендә укуда булган.

    Әфган җирендәге беренче көне гомерлеккә истә калырлык булган, ул вакытта яшь солдатлар чын тетрәнү кичергәннәр. Аларның самолетлары Кандагарга төшкәч, егетләргә шул ук самолетның йөк отсегына цинк табутлар төяргә боерык бирелгән. Шул ук самолетта дембельләр туган якларына очарга җыенганнар. “Тиздән сезне дә, менә шулай җибәрәчәкләр”, – дип, аларны кайберләре усал шаяртканнар.

    Сәетнур мотоукчылар батальонына эләккән. Бер атна гына атучы сыйфатында стажировка үткән, ә аннары аны бронетранспортер йөртүче итеп билгеләгәннәр. Беренче елны рейдларга йөргәннәр, ә соңыннан аларның батальонын чүлгә күчергәннәр, аларга “бетонка” саклау бурычы йөкләнгән.

    – Анда асфальт юллар юк, бетон плитәләрдән салынган юлны бетонка дип атыйлар. Шул юл буенча Советлар Союзыннан коры җир транспорты, йөкләр килә иде, – дип аңлатты Сәетнур Мәҗит улы.

    Чүлдә аларның роталарын нокталар буенча таратканнар. Сәетнур Азизов Пальмухамед исемле ноктада хезмәт иткән. Аларга колонналарны озатып бару, йөк күчерүләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Колонналар килеп җиткәнче, сапёрлар юлларны тикшереп, миналардан чистартканнар. Бервакыт, 1985 елның язында, сапёрлар бригадасы засадага эләгә. Рота командиры, пулеметчы һәм машина йөртүче составындагы экипаж, тиз арада карар кабул итеп, сапёрларга ярдәмгә ташлана. Гранатомет атуы астында, тормышларын куркыныч астына куеп, сапёрларны засада урыныннан алып чыгалар. Дөрес, берсе үлгән булган инде. Бер тәгәрмәче сафтан чыгуга карамастан, Саетнур яралыларны госпитальгә озату өчен вертушкака кадәр китереп җиткерә алган.

    Мондый тәвәккәл адымга барганы өчен, аны башта, йомшак кына әйткәндә, ачуланганнар. Ә бераздан, күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык өчен” сугышчан медале белән бүләкләгәннәр.

    Аннары тагын ике тапкыр, аның бронетранспортеры тәгәрмәчләре астында, диярлек, мина шартлаган, оста шофер могҗиза белән техниканы уттан чыгарырга өлгергән. Ә бервакыт фугаслы шартлаткыч өстенә барып керә язганда, тиз генә техниканы туктатырга өлгергән.

    – Ул чакта Аллаһының барлыгын аңладым, ул безне коткарды, – ди Сәетнур Азизов.

    Безнең героебыз хезмәттәшләре арасында чын дусларын тапкан, ул дуслык бүген дә дәвам итә. Хезмәттәш дуслары бүген дә безнең якташыбызны Саша дип йөртәләр. Алар, илебезнең төрле шәһәрләреннән 25ләп хезмәттәшләр, ел саен очрашалар. Рәсми булмаган сугышчан туганлык әгъзалары авырлыклар килеп чыкканда бер-берсенә ярдәм итәләр. Сугышта һәлак булган яки аннан соң, яралары төзәлмичә бакыйлыкка киткәннәрне онытмыйлар, аларның каберләрен зиярәт кылып торалар.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: