Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы һөнәрен дөрес сайлаган

    Авыл хуҗалыгында терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә ел әйләнәсе эш тукталып тормый. “Берлек” җәмгыятендә агымдагы ел нинди уңыш китергән, бүген нинди эшләр башкаралар, алда нинди бурычлар тора? Без Зөфәр Җәләев җитәкчелек иткән әлеге хуҗалыкка юл алдык.

    Бүгенге көндә хуҗалык тулысы белән кышка әзер. Кышкылык мал запасы бар, басу-кырлардагы уңыш югалтуларсыз җыеп алынган, уҗымнар ямь-яшел, ә бөртекле культураларны яздан чәчү өчен җирләргә көзге эшкәртү  үткәрелгән.

    – Быелгы ел безнең өчен, бигрәк тә игенчелек өлкәсендә, бик яхшы, уңыш китерде. Бер гектар җирдән 25 центнердан артык уңыш җыйдык, – диде Зөфәр Җәләев. – Тулаем алып әйткәндә, 94 мең центнердан артык уңыш алдык. Терлек азыгы культураларын җыюда да күрсәткечләр югары булды. Бигрәк тә кукуруз уңды. Бүгенге көндә кышлату чорына ел ярымга җитәрлек терлек азыгы хәзерләп куйдык. Бер баш терлеккә, фуражны кертмичә генә дә, 37 центнердан артык азык хәзерләнгән.

    “Берлек” хуҗалыгы районда иң алдынгы, әйдәүчеләрнең берсе. Терлекчелек тармагында да, үсемлекчелектә дә алар сынатмый. Җитәкче сүзләренчә, быел хуҗалыкта савым сыерлары баш санын арттырганнар.

    – Мөгезле эре терлек 1800 башка җитте, – ди Зөфәр Җәләев. – Башка хуҗалыклар белән чагыштырганда бу сан бик зур. Быелның тугыз айлык нәтиҗәләрен алсак, 22,5 мең центнер сөт савып алдык. Ит җитештерү буенча да күрсәткечләр яхшы булды. Көнлек артым уртача 707 грамм тәшкил итә.

    Соңгы елларда авыл хуҗалыклары республика программаларын отышлы куллана. Шундый программалар ярдәмендә “Берлек” җәмгыятендә дә ел саен техник база яңартылып тора.

    – Быел 12 миллион сумлык техника алуга ирештек, – ди җитәкче. – Дәүләт программасы буенча, җирләр өчен, гектарына карап билгеләнгән субсидияләр алдык, кышкы чорда сөт җитештерүгә субсидия каралган. Шулай әкренләп, ярдәм күреп, тырышлык куеп эшлибез.

    Зур уңышларга ирешү, хуҗалык эшләрен озак еллар бер дәрәҗәдә алып бару җиңел түгел. Чөнки үсемлекчелек тармагы кеше хезмәтенә генә бәйле түгел.

    – Безнең эш табигать шартларына нык бәйле, – ди Зөфәр Җәләев. – Корылык та, яңгырлы ел да килергә мөмкин. Алам дигән уңышың, елына карап, булмаска да мөмкин бит.

    Ни генә әйтсәң дә, “Берлек” хуҗалыгы яхшы күрсәткечләре белән районыбыз данын яклап, җирле халыкка экологик яктан чиста продукция җитештереп, йөзгә якын авыл халкын эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итеп, алга карап яши.

    Күпне күргән, күпне үз җилкәсе аша үткәргән җитәкче, кулыгыздан килсә, авыл хуҗалыгы тармагында нәрсәләрне үзгәртер идегез, дигән соравыма, җир кешесенә булган карашны үзгәртер идем, дип җавап бирде.

    – Бүгенге көндә җир кешесен ни өчендер өченче сорт кешеләр рәтенә кертәләр кебек. Әгәр дә чагыштырып карасак, энергетика, нефть, ягулык өлкәсендә эшләгән кешеләрдә хәл башка төрлерәк. Промышленностьтән алган товарлар белән авыл хуҗалыгы җитештергән товарларның хакларын чагыштырып карап булмый. Бигрәк тә, ягулыкны әйтер идем. Бер тоннасы 48,5 мең сум. Без җитештергән яхшы сыйфатлы сөтне, күп дигәндә дә, литрын егерме сумнан артыкка сатып булмый. Инде ничә еллар шул тирәдә тора ул бәя. Ә ягулык бәясе, үзегез дә күреп торасыз, арта да арта. Зарланып утырып кына булмый. Эшне алып барырга кирәк. Күп вакыт үзен-үзе акламаган эшне дә эшләргә туры килә.

    Шулай да, кайтып китәр алдыннан, телемне кычыттырып торган сорауны бирмичә кала алмадым, чөнки авыл хуҗалыгында да, башка тармакта да эшләр һәрвакытта да җай гына бармый. Зөфәр абыйдан, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаганына үкенгәне булмадымы икән дип кызыксындым.

    Ни дип әйтим инде? – диде ул җавап бирер алдыннан. Бер кадәре вакыт бер ни дә әйтми, әллә уйланып, әллә елмаеп торгандай итте. – Гомер буе шулай, кояш белән бергә уянасың, караңгыга кадәр эшлисең. Шулай да, мин әлеге һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Яшермим, булды бик авыр чаклар да. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәр кеше иң авыр, изге һөнәрне башкара дип уйлыйм. Сәламәт булып, киләчәктә тагын да мулрак уңышларга ирешергә язсын иде.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: