Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар исән калуларына сөенделәр

    Бүген иртәдән үк мессенджерларда Баулының Һади Такташ урамындагы 10нчы йортында фатирда шартлау тавышы булуы турында хәбәр таралды. Баулылар, әлеге йортта яшәүче танышлары һәм якыннары өчен борчылып, мәгълүмат эзли башладылар.

    Мәгълүмат агентлыкларының яңалыклар тасмасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте рәсми хәбәрләре күренгәч, кешеләр бераз тынычланды. Әлеге хәбәрләрдә язылганча, 2 сәгать 22 минутта 112 ашыгыч хезмәт бердәм номерына алда телгә алынган йортта газ баллоныннан газ-һава катнашмасы шартлау тавышы яңгыравы турында хәбәр керә.

    Вакыйга урынына килгән 109нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, шартлау нәтиҗәсендә фатирара стена җимерелгән, шулай ук кухня тәрәзәсе ватылган. 37 яшьлек ир-ат җәрәхәтләнгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ярдәм иткәннән соң, ир-ат өенә кайтарып җибәрелгән. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү кирәк булмаган.

    Вакыйга урынына “Баулы-информ” төшерү төркеме дә барды.

    Иртә булуга карамастан, йорт янында кеше күп иде.

    Икенче подъезд каршында арбалы трактор тора, эшчеләр аңа гипс блоклар калдыкларын, зыян күргән җиһаз детальләрен, ватык пыяланы төйиләр иде. Аларны әлеге вакыйгадан соң кушылган ике фатирдан чыгарганнар. Төзелеш чүп-чарын җыештырганнан соң, биредә ике фатир булганлыгын төрле обой һәм идәннәргә карап кына белеп була иде. Шартлау булган фатирда басым дулкыны нәтиҗәсендә тәрәзәләр ватылган, ә фатирлар арасындагы стена күршеләргә ишелгән.

    “Баулы-информ” хәбәрчесе күргәнчә, күрше фатирда өч тәрәзә пыяласыз калган, зыян күргән шкафны башка чүп-чар белән бергә алып чыгып киттеләр. Фатир хуҗасы пыяла ватыкларын җыя иде.

    Иртәнге сәгать 10да йорт янына махсус төзелгән комиссия килде. Аның составында торак инспекциясе, Техник инвентаризация бюросы, архитектура бүлеге, коммуналь һәм башка хезмәтләр вәкиллләре кертелгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров рәислегендәге комиссия вакыйга урынында тикшерү үткәрде, торак бинаны тикшерү актын төзеде. Җентекләп тикшергәннән соң, комиссия әгъзалары йортның төп конструкцияләренә зыян килмәгәнлеген, йорт яшәр өчен яраклы булуын ачыклады, бу хакта карар чыгарылачак.

    Район җитәкчелеге зыян күрүчеләргә ярдәм оештырды.

    “Басым дулкыны нәтиҗәсендә ватылган тәрәзәләргә пыяла кую эше оештырылды, фатирара стенаны торгызу эше бара. Кичкә кадәр тәртипкә китереләчәк. Әлеге эшкә без шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләрен җәлеп иттек”, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.


    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: